Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ботыгызны каплагыз бераз». Зинира Рамазанованы ачык күлмәк киюдә гаеплиләр

Зинира Рамазанова ире Ризат белән төшкән фото куйган.

news_top_970_100
«Ботыгызны каплагыз бераз». Зинира Рамазанованы ачык күлмәк киюдә гаеплиләр
Салават Камалетдинов

Зинира Рамазанованың ире белән төшкән фотода күлмәге нык ачылган. Бу фото җырчының виртуаль дуслары арасында бәхәс чыгуга сәбәп булган. Бер төркем җырчыны артык ачык күлмәк киюдә гаепли. Икенче төркем матурлыкны күрсәтү яклы.

«Күлмәгең бик матур»;

«Бик матур күлмәге, фасоны шундый, утыргач ачыла»;

«Миңа аларның иҗаты түгел, ә матур пар, бәхетле кешеләр булуы ошый. Кыланмыйлар, ә бер-берсе белән эшләүдән тәм табалар. Бу күренә»;

«Күрсәтерлек әйбер булса күрсәтергә кирәк. Бу матур һәм сокландыра. Язып утырган булалар, үзләре пәрәнҗәдән йөримени? Һәркем дә андый фото куя алмый. Матур!»;

«Ире сүз әйтмәгәч, кисен. Ире янында бит. Күрсәтерлек булгач күрсәтсен, алайса костюм-чалбардан карап туйган идем»;

«Бик матур бит инде. Ачса да, япса, матур кеше матур инде. Һәр кешечә үзенчә матур»;

«Бик матур фото, син үзең персик кебек. Шундый чибәр син Зинира!»;

«Басып торганда күлмәге бик матур»;

«Аларның күлмәкләре икенчерәк. Итәген күтәреп күрсәтмәгән бит. Ире янында бит. Зәвык турында бәхәсләшмиләр. Димәк, иренә ошый, ире канәгать. Кемгә ошамый, үтеп китсен. Кемгә ошый, кат-кат карыйбыз. Эх, бар яктан да килгән бит. Яшь кызлар аларга карап буй-сыннарын тәртипкә китерсеннәр», кебек комментарийлар калдырган «матурлык» яратучылар.

«Кисеннәр нәрсә телиләр, бик ачык кием татар эстрадасына килешми. Бетте!»;

«Ботыгызны каплагыз бераз. Сез купальниктан тугел бит»;

«Боты шәп»;

«Шулай шәрә бот белән утыру килешми инде, ярата гына башлыйсың, тыйнаксыз фотоларыгызны куясыз да, күңел кайта башлый»;

«Бик ошый күлмәге дә, үзе дә. Әмма күбрәк ачып җибәргән»;

«Зинира да чишенә башлады, әле ярый кулы буш булган»;

«Матур пар, иҗатлары да шәп. Әмма татар эстрадасы өчен бу күлмәк зәвыксыз күренә», дип фикерен белдергән икенче төркем.

Җырчыны яклап язучылар белән күлмәкне ошатмаучылар арасында бәхәс чыккан:

«Зинира, беркемне дә тыңлама! Кәкре аяклылар язган тәнкыйтьне»;

«Сез бик матурдыр инде, гомерегездә дә бер кешене тәнкыйтьләгәнегез юктыр. Ямьсез кеше генә тәнкыйть сүзе язамыни??? Галәмәт матур булуыгыз белән сезне! Сездән дә чибәр сылу кеше юктыр инде. Кеше тәнкыйтьләмәгәч!»;

«Күрсәтерлеге бар. Бик матур, үзләре ямьсезләр язадыр андый килешсез сүзләрне»;

«Кайберәүләргә ошамый, әмма карап утыралар җентекләп. Үт тә кит, капланып киенгән артистларны карап утырыгыз, көнләшми генә»;

«Әнә, Илсөя дә шалт иткән артистка. Бер дә артык ачык киемнән күргәнем юк аны. Әз генә «бөркәнеп» йөрсәң матуррак, минемчә. Көнләшмим, матур да түгелмен, ямьсез дә димиләр!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100