«Алар үтерә торган агулы салат саткан»: ботулизм Татарстанга да килеп җитте
Ботулизм Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгородтан соң Татарстанда да табылган. Казанның уннан артык кешесе куркыныч инфекция белән хастаханәгә эләгә, аларның яртысы авыр хәлдә. Нәрсә ул ботулизм? Ул кеше организмына ничек керә һәм аның симптомнары нинди? Бу сорауларга «Татар-информ»га санитар табиблар һәм инфекционистлар җавап бирде.
Агулы салат ашаганнан соң, төрле шәһәрләрдә 200ләп кеше хастаханәгә озатыла
Казанда ботулизм белән авыручылар бар, дигән хәбәр дүшәмбе кич килеп ирешә. Кичә иртән аларның инде 14 кеше булуы билгеле булды.
Беренче агулану очраклары Мәскәүдә 3 көн элек теркәлгән. 10 кеше реанимациягә эләккән. Көннән–көн авыручылар саны артты: бер-бер артлы табибларга, ярдәм сорап, 121 кеше мөрәҗәгать иткән. 55е авыр хәлдә, 30ы реанимациядә.
Мәскәүдән соң Түбән Новгородта ботулизмның таралуы теркәлә. Анда 14 кеше хастаханәдә ята, аларның берсе – бала.
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, төрле шәһәрләрдә авыручыларның барысы да «Локалкитчен» һәм «Гастропорт» компанияләреннән «Лобио салаты» һәм «Тунец, фасоль һәм алма белән салат» ашаган.
Дүшәмбе кичендә 6 авыру турында әйтелсә, сишәмбе иртән пациентлар саны 2 тапкырга күбрәк иде, аларның яртысыннан артыгы авыр хәлдә. Икесе ИВЛ аппаратларына тоташтырылган.
«Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә ботулизм белән авыручы 14 кеше ята, шуларның 8е реанимациядә, шул исәптән 2 хатын-кыз ИВЛга тоташтырылган», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә.
Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте барлык пациентларның тәүлек әйләнәсе белгечләр күзәтүе астында булуын, аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелүен ассызыклады.
Татарстанның баш инфекционисты Халит Хаертынов, хастаханәгә эләккән пациентларның яше 27 яшьтән 44 яшькә кадәр, дип сөйләде. 10 хатын-кыз һәм 4 ир-ат. Аларның икесе – ирле-хатынлы, калганнары бер-берсен белми.
«Санитар табиблар салатны сатудан алдылар. Кемнәр бу салатны алган, аларга шалтыратып чыктылар»
Татарстанның санитар табиблары җентекле эш алып бара. Ритейлерны тикшерү бара. Сату нокталарыннан 136 порция салат алынган инде. Роспотребнадзорның «Татар-информ» идарәсендә, салатны тикшерү нәтиҗәләре 5 көннән әзер булачак, дип аңлаттылар.
«Лобио белән фасоль» салатын сатып алучылар ачыкланган – бу 116 кеше. Симптомнары булган кешеләр ачыкланган һәм, авыру симптомнары булганда медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итсеннәр өчен, телефон аша шалтыратулар үткәрелгән», – дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Нәрсә ул ботулизм, һәм ул нәрсә белән куркыныч?
«Ботулизм – ботулотоксиннар китереп чыгарган азык токсикоинфекциясе. Хәзерге вакытта 7 ботулотоксин билгеле: «A», «B», «C», «D», «E», «F» һәм «G». Аларның иң куркынычлары «А» төрендәге токсин дип санала. Еш кына авыруны өч ботулотоксин – «A», «B» һәм «E» китереп чыгара, – дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов.
Табиб искәрткәнчә, 2021 һәм 2022 елларда Татарстанда «E» тибындагы токсин аркасында ботулизм очраклары булган. Шул вакытта кешеләр киптерелгән һәм ысланган балык ашап агуланган.
Инфекционист сүзләренчә, ботулизм җиңел дә, бик авыр да үтәргә мөмкин. Бу авыруның иң куркыныч ягы – сулыш алуның бозылуы. Шуңа күрә кайбер пациентлар хәзер ИВЛга тоташтырылган.
Ботулизмның башка симптомнары:
- мимика һәм күрү сәләте бозылу, күз алдында томан, күзләрдә – икеләнү;
- кеше өске күз кабакларын тулысынча күтәрә алмый, алар аска төшеп тора;
- йоту кыенлаша;
- тавыш үзгәрергә мөмкин, сөйләм аңлашылмый;
- баш авырту, көчле хәлсезлек;
- авыз корылыгы.
Ботулизм белән авыручыларның өчтән бер өлеше коса, һәм диарея була. Сүз уңаеннан, санап үтелгән симптомнарның кайберләре инсульт кебек күренә, шуңа күрә куркыныч авыруны шунда ук белеп алмыйлар.
Нинди ризык ботулотоксин чыганагы булырга мөмкин?
Табиблар билгеләп үткәнчә, ботулизм кешедән кешегә күчми, ул организмга токсинлы ризык белән генә керә ала.
«Продуктларда кислород булмаганда, бу ботулотоксиннар үсә башлый. Симптомнар, нигездә, авыруны китереп чыгаручының үзе белән генә түгел, ә ул җитештергән токсиннар белән бәйле. Ботулотоксин бик көчле, нейротоксик үзлекләргә ия. Шуңа күрә нерв системасының зарарлануы беренче планга чыга», – дип билгеләп үтте табиб.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, гөмбә, яшелчә яки җиләк-җимешләрдән консервалар, шулай ук суган һәм ысланган балык, өй колбасасы, вакуум пакетларыннан балык ашап йоктырырга мөмкин. Бигрәк тә өй консервалары ясаганда яшелчәләр, җиләк-җимешләр яки гөмбәләр начар юылган яки салкын урында сакланмаган булса. Халит Хаертынов, үз чиратында, ботулизм белән авырмас өчен, чыгышы билгесез булган продуктларны, бигрәк тә әзер продукцияне ашамаска кирәклеген ассызыклады.
Ботулизмның инкубация чоры – 2 сәгатьтән 1 тәүлеккә кадәр. Халит Хаертынов сүзләренчә, беренче симптомнар барлыкка килгәч, табибка мөрәҗәгать итү бик мөһим, чөнки нерв системасы зыян күрергә мөмкин.
50нче еллардан бирле ботулизмнан сыворотка бар, ул бик нәтиҗәле. Ләкин диагноз вакытында куелган һәм дәвалау вакытында башланган булырга тиеш. Шулчак пациент тизрәк савыгачак. Тернәкләнү процессы да җиңелрәк узачак. Әгәр дә 50нче елларга кадәр бу авырудан үлем бик югары булса, хәзер ул минималь.
«Ул җомга көнне агулы салатны ашады, дүшәмбе көнне аны «ашыгыч ярдәм» машинасы алып китте, табиблар бик күп вакыт югалканыбызны әйтте»
«Татар-информ» Казаннан Елена белән сөйләште, аның хезмәттәше хәзер РКИБта ята.
«Без еш кына эштә төшке ашка әзер ризык китертәбез. Гадәттә «Самокат» яки «Жизньмарт»тан заказ бирәбез. Бу уңайлы», – диде ул.
Елена сүзләренчә, дусты фасольле бу салатны ярата, аны узган җомга көнне дә «Самокат»та заказ бирде.
Бернинди симптомнар да булмады, тик шимбә көнне аның башы нык әйләнә башлады, һәм хәлсезлек барлыкка килде, ул барысын да эссегә һәм гомуми арыганлыкка сылтады. Якшәмбе кичендә аның хәле начарлана, ул агуланганын аңлый, әмма нәрсә белән агуланганын белми. Ул җомгадан соң күп нәрсә ашаган була. Эштәге дус кызына үзен агуланган кебек хис иткәнен һәм, бәлки, дүшәмбе эшкә килә алмаячагын әйткән, дүшәмбе иртән төгәл хәбәр итәчәген белдергән», – дип сөйләде Елена.
Дүшәмбе иртәсендә ул тын ала алмый башлаган, һәм аны «ашыгыч ярдәм» машинасында алып киткәннәр. Табиблар, күп вакыт югалган, дип әйткәннәр. Хәзер хатын-кыз авыр хәлдә реанимациядә ята.
«Безнең беребез дә бу симптомнар турында, аларны ничек танырга икәнен белми иде», – дип аңлатты Елена.
Елена әйтүенчә, зыян күргән хезмәттәше урынында аларның коллективыннан теләсә кем була ала иде, чөнки төшке ашка алар уртак өстәл әзерләгәннәр. Сүз уңаеннан, Лена үзе бу вакытка кадәр еш кына нәкъ менә шушы салатны ашаган.
Эшне Россия Тикшерү комитеты карый
Татарстанда беренче агуланучылар барлыкка килгәннән соң ук, республиканың Тикшерү комитеты «Кулланучыларның тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» буенча җинаять эше кузгаткан.
Мәскәүдә «Куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән хезмәтләр җитештерү һәм сату, күрсәтү» турында җинаять эше берничә көн элек кузгатылган иде. Бүген «Кухни на районе» генераль директоры Антон Лозин һәм сыйфат бүлеге җитәкчесе Елена Машкованың тоткарлануы билгеле булды. Шулай ук «Савон-К» фасоль җитештерүче компаниясе җитәкчесе Владимир Шин тоткарланды. Якын арада суд 3 кешегә дә сак чарасы сайлый.
Моннан тыш, бу эш буенча тикшерү барышында берничә чит ил гражданын законсыз теркәү факты ачыкланган, шуңа бәйле рәвештә законсыз миграция оештыру турында җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүләргә бөтен чылбырны билгеләргә кирәк: нинди продукт массакүләм агулануга сәбәпче булган, һәм ул ничек зарарланган булып чыккан. Әлегә санитар табиблар һәрнәрсәдә нәкъ менә консерваланган фасоль гаепле дип әйтергә әзер түгел, дип яза кайбер матбугат чаралары һәм телеграм-каналлар. Анализлар әзер булганнан соң барысы да аңлашылачак.
Ә әлегә Татарстан Роспотребнадзоры татарстанлыларны югарыда аталган продукцияне сатып алудан һәм кулланудан тыелырга чакырды. Ваклап сату челтәрендә яки тапшыру хезмәтләре аша бу салатларның сатылуын күргән кешеләргә шунда ук санитар табибларга хәбәр итүләрен сорыйлар – бу кешеләрнең гомерләрен саклап калачак.
«Татар-информ»нан Эвелина Киселева язмасы тәрҗемә ителде