
Бөтнекле чәй яратасызмы? Ә бөтнекле аш ашаганыгыз бармы? Әминәнең дә, 24 яшен тутырып, бөтнекле чәй дә эчкәне юк иде, ә бөтнекле аш турында ишеткәне дә булмады. Бөтнек алар бакчасында да үсте, ул вакытта Әминә аны йолкып кына атты. Бөтнекнең хуш исе бакчага таралуына борынын да җыерып куя иде әле ул.
Ә менә ул килен булып төшкән гаиләдә барысы да рәхәтләнеп, тирләп-пешеп, бөтнекле аш ашыйлар. Аның исе үк күңеленә ярамады инде яшь киленнең. Әмма ул вакытта әле «тел яшерә» торган вакыт. Ул дәшми генә, ашның аннан моннан токмачын аралап алды, әле бәрәңгесен ашады. Ә шулпадагы хуш ис борынны ярып керә. Ярар, ялларга кунакка кайтканда гына аш та ашамый түзәргә була, дип уйлады Әминә. Ә гаиләдә – яшелчә ашымы ул, токмачлы ашмы – пешәргә 5-6 минут кала бөтнекне эре итеп турап салалар. Берничә елдан:
– Килен, син бөтнек яратмыйсыңмени?
– Юк шул, әни, исе дә, тәме дә ошамый.
Аннары оныклар туды, әмма кайнана гел, киленнең бөтнеккә мәхәббәте уяныр, дип көтә иде. Кунакка кайткан саен: «Ашка бөтнек салмыйкмы? Ә балалар яратмасмы икән?» – дип сорап куя.
– Әни, ашамаслар шул, үзгә тәм булгач, – дип, балаларга сылтап куярга ярата Әминә.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова
Инде килен булып берничә ел узгач, Әминә кайнанасына бөтнекне, турап, өстәлгә генә куярга тәкъдим итте. Шулай эшләделәр, әмма азрак кайнар шулпада пешеп алмагач, өйдәгеләргә бу ошамады. Аны ашка бер салып карадылар да, аннары туралган бөтнек өстәлдә шулай утырып кала башлады. Тора-бара табыннан бөтнек бөтенләй юкка чыкты.
Әминә дә 40 яшен ваклады. Файдалы дип, бөтнек белән лимон салынган су эчә башлады. Хәтта бөтнекле чәй дә ошап китте аңа. Нәрсәнедер ярата башлау өчен шул кадәр вакыт кирәк икән. Үзе көлеп тә йөри, «карале, файдалы дисәң, әби яратмаган ризыгын да ашый иде» дип, әбисен дә искә алды ул, үзалдына көлемсерәп.
Әминәнең кайнанасы Сабантуйларыннан соң кинәт кенә мәңгелеккә китеп барды. Бер көндә улының гаиләсе белән 3 авылда Сабан туенда булдылар. Һәрберсендә туганнар, дуслар, классташлар яши. Бу күрешүләргә бик күңеле булды аның, аралашырга нык ярата иде ул. Мәктәпне бетергәнгә 50 ел уңаеннан сыйныфташлары белән очрашканнар. Шунда партадаш дус кызы килә алмаган. И, шул очрамасмы, дип өметләнде ул. Сабантуйга килеп керүгә каршына ук килеп чыкты ул дус кызы – хәзерге ак яулыклы дәү әни. Сабантуйга килгәннән алып бергә сөйләшеп утырдылар.
Әминә балаларны уеннарда катнаштырып йөрде, шунда күзе кайнанасы белән кайнатасы утырган якка төште. Алар икесе туңдырма ашап утыралар иде. Нинди матур мизгел! Әминәнең аларның туңдырма ашауларын беренче күрүе иде ахры. Һәм соңгысы да булды. Һәр елны Әминә әби-бабайны оныклар белән фотога төшерә иде. Ул елны беренче тапкыр төшмәделәр, хәтердә бары «тере кадрлар» гына калды.
Чираттагы авылга Сабантуйга кереп чыгабыз дип, машинага утырыштылар. «Улым, икенче юлы зиратка дип кайтыгыз», – диде әнисе Айзатка. Бу сүзләрдән әллә ничек булып китте. Җөмләсен дөресрәк әйтмәде, икенче кайтканда зиратка якыннарының каберләрен карарга барып килербез, диясе килде инде, дип эченнән генә уйлап куйды Әминә. Әмма икенче юлы зиратка дип кайтырга туры килде аларга…
Әминә дә, ире Айзат та бу мәңгегә аерылышуны нык авыр кичерде. Әминә бердәнбер хатын-кыз булып калган йортта башта эшне нидән башларга икәнен дә аңышмады, әмма барысы да аның өстендә икәнен ачык белә иде. Беренче эш итеп, кайда нәрсә ятканын барларга, ялгыз калган кайнатасына җайлаштырып, күрсәтеп калдырырга. «Теге әйбер кая, бусы кайда ята», дип сорарга әни юк бит хәзер.
Өчесенә, җидесенә, кырыгына әзерлек. Кибеттә яшь аралаш җиләк-җимеш сайлады Әминә. Пакетка тутырды да тутырды, шул вакытта артында кайнанасы канәгатьсез генә карап тора кебек тоелды. Ул бу карашны бөтен тәне белән тойды ки, хәтта борылып та карады...
«Мин ала алмыйм ашка дигән җиләк-җимешне. Әни шелтәләп карап тора кебек, ул бит артыгын алып, исраф иткәнне яратмый иде, ә мин күпме аласы турында уйлый алмыйм, башым тәмам каткан», – дип дәште ул яшь аралаш туганына.
«Әминә, тынычлан! Син өстәлгә ничә урынга җиләк-җимеш куярга җыенасың? 4 тәлинкә? Һәрберсенә ничә алма, груша, нектарин, слива һәм башкасын куясың – сана. Шул кирәгеннән берничәне генә артык итеп ал!» – дип тынычландырды туганы.
Шуннан Әминә тынычланып китте кебек. Үзен кулга алып, саный-саный, җиләк-җимеш тутырды.
Инде кайнатасы икенче җәен үзе генә каршылады. Әминә аңа рәхмәтле, үзен карап, ашарына пешереп, вак-төяген эшләп, көн күреп тора. Кайтуга Әминә плитә янына баса, башка ризык пешереп ашатасы килә, аннары күп итеп камыр куя. Кайнатасы ризыкка талымсыз, Әминә нәрсә пешерсә дә «тәмле» дип ашый, килене кебек кабак бөккәнен ярата. Кабак, кәбестә, алма, эремчек пирогы, өчпочмак, ит пәрәмәчен дә чиратлап пешерә ул. Йортка камыр исе таралгач, хатын-кыз булмаганнан тәрәзәләре дә моңайган өйгә ямь кереп китә кебек тоела..
«Эх, тәмле ис таралган», – дип балалары кайтканга кәефе күтәрелгән кайнатасы урамнан керә. Бергәләп чәйләп алалар.
Аннары, камыр ризыклар суынгач, килен аларны пакетларга бүлеп тутырып, туңдыргычка куеп китә. Икенче кайтканга кадәр кайнатасына җитә ул. Әминә шәһәрдән дә кайнатасының хәлен белеп, азрак хәрәкәте дә булсын дип, эш кушкалап тора. Көз җиттеме, суган һәм сарымсакларны киптерергә, сабакларын кисеп тартмаларга тутырырга, алма белән кабакны чистартып, турап, туңдыргычка катырып куярга кирәклеген исенә төшерә.
– Әти, барысын да бер көндә түгел, яме. Җайлап кына, кәефеңә карап эшлә.
– Ә, ярар! Җайлап инде, мин болай да акрын инде хәзер. Кичә бер чиләк алманы турап бетердем инде. Тагын тураргамы әле? Слива да өлгереп килә анда.
– Ярар, әти. Бу ялларда эшлибез әле, киләсе ялларда кайткач карарбыз анысын.
Бер кайтканда, Әминә верандадагы зур караватта, гәҗиткә салып киптерергә куйган бөтнекне күреп, кабат хатирәләргә бирелде. Хәтта борынына бөтнек салынган кайнар шулпа исе килде кебек тоелды. Ул аларны сабагын аралап банкаларга тутырып куйды. Кайнатасы хәстәрләгән, инде ялгыз булса да бөтнекле аш пешерүдән туктамаган.
Балачактан бөтнекле аш ашап үскән Әминәнең ире Айзат, кайтуга, әтисе пешергән ашны ашый.
«Ах, бөтнек исләре», – дип, ире аш ашаганда, Әминә калганнарга тиз генә берәр ризык пешереп ала. Кайнатай килен белән балаларның бөтнекле аш ашамаганын белмидер дә, белсә дә оныткандыр шул инде. Әминә килен булып төшкәнгә дә 20 елга якын вакыт узган.
Быел бакчада чүп утаганда, Әминә бөтнекне үзе җыеп, кайнатасына дип, киптерергә куйды, әле былтыргыдан калган 2 банкасы да бар. Бер кочак җыеп, шәһәргә алып килде дә, юып, кипшетеп, туңдыргычка катырырга салды. Кышларын төнәтеп эчәр әле.
Икенче кайтканда бөтнек кабат үсеп чыккан. Әминәнең тормыш иптәше бакчага керүгә бөтнекне шундый кадерле әйбер кебек өзеп алды.
– Карале, бөтнек. Киптерергә кирәк.
– Киптердек бит инде, былтыргысы белән 5 банка булды. 2 елга җитәрлек.
– Алайса, Казанга үзебезгә алып китәрбез.
– Кирәкми, дөнья кадәр катырдым.
– Ник син мине, алайса, бөтнекле аш ашаудан мәхрүм итәсең?
– Ярар инде, шундый уңган хатының булганда, бөтнексез аш ашап торсаң да… Әти пешерә бит, кайтканда аша рәхәтләнеп.
– Ярар, төчеләнмә. Мин карлыган җыя торам.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова
Айзат өзеп алырга өлгергән 3 тармак бөтнеген урындыкка куеп калдырды. Әнисенең гел шундый аш пешерүен дә исенә төшерде ахры, күңелсезләнеп китте.
Әминә кура җиләге җыярга чыгып китте. Ул үзе дә кайнанасын юксына иде. Нәкъ җиләк-җимеш өлгергәндә кинәт кенә мәңгелеккә китеп барды бит. Ул елны Әминә бакча уңышын җыйганда, хатирәләргә бирелеп, елап шешенеп бетә иде. Кайнанасы бер эшне дә үзенә генә эшләтмәде, җиләкләрне гел бергә җыйдылар, ашарга да бергә әзерләделәр, өйне дә «киленгә башка эш тә күп» дип, яртылаш юып куя иде ул. Инде вафатына 2 ел булса да, хатирәләр яңара шул. Менә Әминә килен генә булып төшкән елларда бу таралып китә торган кура җиләген, «чәнчи» дип, крыжовникны җыярга чыкмый да иде, аны кайнанасы үзе җыйды, ә улы Айзат исә «мин карлыган җыя белмим» дип котыла иде. Ә хәзер берүзе кызылын да, карасын да, агын да җыя. Әнисе коелып ятканын яратмый иде шул. Бакчадагы нигъмәтне бергәләп җыеп, компотын һәм кайнатмасын ясап китәргә ярата ул Әминә. Шул вакытны кайнанасы да көтеп ала иде – Әминә компот кайнатканда, әле бер җиләген, әле икенче төрлесен җыеп кертеп тора иде.
Кайнанасы белән кайнатасы коелган алманы да бакчада чертеп яткырмады, арбага җыялар да, бәрәңге бакчасына алып чыгып күмеп куялар иде.
– Ай туйдым бу алмадан. Эт итә. Ничә арба җыйдык, күмдек.
– Алма булмаса да күңелсез булыр иде, әни!
– Булмаса да сүзем юк, – дип, кайнанасы белән сөйләшкәне искә төште. Күрәсең, үз хәлен үзе генә белгән инде кайнанасы.
– Әминә, әйдә кер! Мин сиңа да аш салып куйдым, – дип ире дәшүенә Әминә сискәнеп китте, тәгәрәп төшкән яшьләрен сөртеп алды. Эсседә кура җиләге җыю да алҗыткан, тамак та ачкан икән. Әминә, уйларыннан арынып, өйгә атлады.
Өстәлдә – кайнатасы пешергән токмачлы аш, аңа, турап, бөтнек салынган, өйгә хуш ис таралган. Әминә беренче тапкыр бөтнекле ашны яратып ашады…

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова