Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ботинканы көя ашаган»: Габделфәт Сафин чаңгы ботинкасы киеп гастрольгә китүе турында

news_top_970_100
«Ботинканы көя ашаган»: Габделфәт Сафин чаңгы ботинкасы киеп гастрольгә китүе турында

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин яшь вакытындагы кызык хәлләрне искә төшерә. 

«Уфага гастрольгә барырга җыенам. Кышкы салкыннарга иртәрәк булса да, аяк җылыда булсын дип, җылы ботинка кияргә уйладым. Иртәгәсен, ерак сәфәргә кузгалыр алдыннан, «темнушка»га үрелсәм, ботинкамның «җылылыгын» көя ашап бетергән.

Көяне болай да яратмыйм. Бу юлы бигрәк тә ачу килде. Бүтән ботинка юк. Сатып алырга вакыт калмады. Киттем чаңгы ботинкасын киеп Уфага. 

Барганда туңмадым. Аякта шәп йон носки, затлы чаңгы ботинкасы. Әйбәт кенә барып җиттек, кунакханәгә урнаштык. Кайберәүләр үземнән түгел, аягымнан күзен алмады. Уфада концерт заллары күп. Алар шәһәр буйлап урнашкан. Шуңа күрә концертлар атна-ун көнгә сузылды. Бик тырышып җырлап, соңгы көннәрдә тавыш та калмады. Концерттан соң төнге 12дә мине данлыклы тавыш табибына алып килделәр. «Менә Татарстанның атказанган артисты, Уфа халкына җырлап тавышы бетте», – диләр концертларымны оештыручылар. Профессор бер – миңа, бер аягыма карады да: «Тавышыгызга салкын тигән, ә үзегез чаңгыда йөрисез», – диде. Хәлне аңлатып бирергә туры килде. Шуннан бирле чаңгы ботинкасын чаңгы шуганда гына киям», – дип яза ул сәхифәсендә.

Әлеге истәлек Габделфәт Сафинның «Мин» китабыннан алып язылган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100