news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ботинка кырып, аяк кабармасын өчен борынгы ысул

Каты күннән эшләнгән аяк киеме кырмасын өчен, оекбаш эченә сабын сөртеп кигәннәр.

news_top
Ботинка кырып, аяк кабармасын өчен борынгы ысул
Элеккеге заманнарда аяк киемнәрен каты күннән һәм агачтан ясаганнар. Аларны киеп йөргәндә аяклар шешкән, кабарып чыккан, сөялләр барлыкка килгән. Шуңа күрә кешеләр шактый гади ысул уйлап тапкан.  

Технологияләр хәзерге кебек алга китмәгән заманнарда, аякка сөял чыкмасын өчен оекбаш эченә сабын сөрткәннәр. Йөри торгач бу сабыннан каты күбек барлыкка килгән һәм аяклар бер урынга гына ышкылып кабармаган. 

Кешеләр үзләре белән берничә пар оекбаш алып йөргән. Чөнки сабын күбеге һәм тир бергә укмашып, оекбашлар озакка чыдамаган. 

Шулай да аяк кабарса, сөял чыкса, салога спирт кушып, шушы катнашманы аякка сылап куйганнар. Бер төндә аяк төзәлә, дип ышандыралар киңәшләр сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар