news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөти күз тиюдән саклыймы?

news_top

Күз тиюгә каршы муенга бөти (талисман) тагу дөресме? Бу сорауга җавап «Хозур дин турында» телеграм-каналында чыкты.

Күз тию күренешен инкяр итеп булмый. Аның барлыгы катгый исбат ителгән. Ләкин, күз тиюне булдырмау өчен, муенга, тәнгә төрле әйбер тагып йөрү – хаталы эш.

Тәннең (киемнең) кайсы җирендә булса да ялтыравыклы яки башка шундый күзгә бәрелеп тора торган әйберне тагу – «кешенең игътибары шул әйбергә тартылып, күзе тимәс» дигән ышануларга нигезләнгән.

Бу ысул белән балаларны явыз күздән сакларга тырышалар. Ләкин күз тиюгә каршы иң яхшы чара һәм дәва – Коръән Кәримнән сүрәләр уку.

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) һәм аның сәхабәләре заманында бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм.

Гадәттә, күз тиюгә каршы «Фатиха», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре, «Аятел-Көрси» һәм «Каләм» сүрәсенең 51 нче аяте укыла, диелә язмада.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар