Бөтенроссия татар журналистлары форумы: «Татар журналистларын җыючы бердәнбер мәйданчык»
14-16 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы IX Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Беренче көнне узган чараның рәсми ачылышында «Интертат» хәбәрчесе булып кайтты.
Быел Бөтенроссия татар журналистлары форумына Россиянең 15 төбәгеннән 42 журналист катнаша.
Форумда катнашучы журналистлар арасында басма һәм электрон матбугат, радио һәм телевидение хезмәткәрләре, блогерлар бар. Узган еллардан аермалы буларак, быел программа Казанда уза. Бөек Тукаебызның 140 еллыгы уңаеннан барлык барасы истәлекле урыннарны Казан белән бәйләргә теләдек.
Әлбәттә, сезнең барыгызга да рәхмәтләремне җиткерәм, чөнки сез гел безнең белән бергә. Бөтендөнья татар конгрессы оештыра торган әлеге җыеныбыз ул массакүләм мәгълүмат чаралары даирәсендә татар журналистларын бер мәйданга җыя торган бердәнбер форум. Һәм безнең белән һәрвакыт «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы бергә», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналистикага яңа форматлар кертәргә кирәклеген ассызыклады.
«Бүген сезнең фикерләрне тыңларбыз, татар журналистикасының киләчәген ничек күрәсез, шуның хакта сүз йөртербез. Һәм, шулай ук, журналистикада бик мөһим булган яңа форматлар табу турында да аралашырбыз», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков:
Хөрмәтле коллегалар, сезне әлеге форумда күрүемә бик шатмын. Газеталар буенча эшләр бара, ләкин ел саен бер газета юкка чыга. Кайдадыр журналистлар җитми, кайдадыр почталар белән проблема, ә кайдадыр типография бәяләрне бик арттырды. Шуңа күрә, тиражлар кимүен дә сизәбез.
Айдар Сәетгәрәевич әйткәнчә, яңа форматлар турында уйларга кирәк. Мисал өчен, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләрендә сайтлар әйбәт кенә эшләп килә. Сайтларны, социаль челтәрләрне актив алып бару турында уйланырга кирәк. Башка регионнардагы татарлар тормышы белән танышу өчен бу әйбәт формат дип уйлыйм, – диде ул.
Шулай ук, Шамил Мөхәммәтович бүгенге көндә ясалма фәһемнең бик алга китүе, саф татар телендә аралашуы турында да әйтте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә «Татмедиа» редакцияләрендә ясалма фәһем актив рәвештә кулланыла.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Сәгать дәвамында җитәкчелек форум делегатлары белән аралашты. Катнашучылардан нотыклар белән Башкортстан Республикасыннан Гөлшат Сафина, Галия Сәфәрҗанова («Диләфруз» газетасы), «Юлдаш» радиосыннан Азат Фазлыйәхмәтов, Ульяновск өлкәсеннән «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов, Свердловск өдкәсеннән «Саф чишмә» газетасының баш мөхәррире Фавия Сафиуллина, Мәскәүдән блогер Ленар Закиров, Түбән Новгород өлкәсеннән Рәзилә Әхмәдуллина, Оренбург өлкәсеннән ТНВ корпункты хәбәрчесе Фирүзә Әбсәләмова, телевизион журналист Хәмидә Гайфуллина, «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире урынбасары Гүзәл Шакирова, Пермь краеның «Тол буйлары» газетасыннан Ирина Трутнева, Киров өлкәсенең «Дуслык» газетасы хәбәрчесе Шәмсия Хәлилова, «Питер татар» порталының шеф-мөхәррире Равил Закиров чыгыш ясады.
Делегатлар татар журналистикасында булган проблемаларны уртага салып сөйләште. Аеруча игътибар почта тарату һәм финанс белән бәйле проблемаларга бирелде.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Блогер Альберт Шакиров үз сәхифәсе мисалында, «монетизация», социаль челтәрләрдә «сәдака» эшләү турында сөйләде. Шулай ук, ул аудитория белән эшләгәндә мөһим булган пунктларны да атады. Блогер сүзләренчә, язылучыларны югалтмау өчен даимилек һәм сыйфатлы, эксклюзив контент кирәк.
Кичәне йомгаклап, блогер, танылган журналист Рәмис Латыйпов «Иҗат теориясе»н сөйләде. Аның фикеренчә, кешегә иҗади фикерләү йә Аллаһтан, йә шайтаннан бирелә, йә бу кешенең тырышлыгыннан тора. Шулай ук, Рәмис Латыйпов үз блогында ясалма фәһемне дизайн өчен куллануын әйтте, моның серләрен ачты. Соңыннан блогер делегатларның сорауларына җавап бирде, аларга үзенең «Атмый калган таң» китабын бүләк итте.