Рационнан тозны тулысынча алып ташлау организмда натрий җитмәүгә китерергә мөмкин. Бу очракта кеше хәлсезлектән, күңел болгану һәм кискен баш әйләнүдән интегә. Табиб-терапевт, гастроэнтеролог һәм диетолог Анастасия Тимощенко шул хакта сөйләгән.
«Тозны менюдан тулысынча алып ташласаң, организмда гипонатриемия — натрийның куркыныч дәрәҗәдә кимүе күзәтелергә мөмкин. Башлангыч этапта ул хәлсезлек, тиз ару, күңел болгану һәм торып басканда кискен баш әйләнүдә чагыла», — дип яза «Газета.Ru» Тимощенко сүзләренә сылтама белән.
Табиб аңлатуынча, электролитлар җитмәү көчәйсә, бу матдәләр алмашы җитди бозылуга, неврологик тайпылышларга һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Әмма көндәлек тормышта гадәти кеше өчен мондый хәлнең килеп чыгу ихтималы бик аз, дип билгеләп үткән белгеч.