Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтенесенең күзләре ачык калган». Авылда әтисе, әнисе, ике нәни улы берьюлы һәлак булган

news_top_970_100
«Бөтенесенең күзләре ачык калган». Авылда әтисе, әнисе, ике нәни улы берьюлы һәлак булган
Фаҗига булган урыннар фотосы
Фото: Владимир өлкәсен прокуратурасы, https://vk.com/vladprok33

Владимир өлкәсенең Юрьев-Польский районындагы Энтузиаст авылында фатирда ир белән хатын, аларның 2 нәни улының мәетен тапканнар. Малайлар 2018 һәм 2021 елда туган. Бу турыда Владимир шәһәре сайты яза.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, аларның мәетләрендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган. Җинаять эше ачылган, тикшерү бара.

Авыл халкы әлеге үлемнең үз версиясе сөйли. Мәрхүмнәр гаиләсендә әниләре тараканнарны бетерергә җыена, ул агуны дөрес кулланмаган булуы ихтимал.

Үлем бу кешеләрне көнкүреш эшләре белән шөгыльләнгән чакта алып китә. Хатын ваннада була, ир-ат улы белән бүлмәдә, малай уенчыклар белән уйный – алар бала янында ятып калган. Нәни бала караватында яткан килеш үлеп киткән.

Шаһитлар сүзләренчә, мәрхүмнәрнең бөтенесенең дә күзләре ачык килеш калган. Хәзер мәетләрне экспертизага җибәргәннәр.

Авыл халкы гаиләнең күп балалы булуы турында сөйли. Ир белән хатынның тагын бер кызы бар, ул Юрьев-Польский районында махсус интернатта укый. Хәзер ул бөтенләй ялгыз калган.

Шулай ук бу йорттагы тагын бер фатирда өлкән яшьтәге хатын-кыз да үлгән. Әлеге үлемнәр арасында үзара бәйлелек бармы икәнен тикшерүчеләр ачыклаячак.

«ВКонтакте» челтәрендә Владимир өлкәсе буенча прокуратура сәхифәсендә фаҗига булган урыннан фотолар чыкты. Прокуратура хәбәрендә дә мәетләрне көч кулланып үтерү билгеләре булмау турында әйтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100