Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтенесен дә туйдырган»: Британия премьер-министры Борис Джонсон отставкага китте

news_top_970_100
«Бөтенесен дә туйдырган»: Британия премьер-министры Борис Джонсон отставкага китте

Бүген Бөекбритания премьер-министры Борис Джонсон вазифасыннан һәм Консерватив партия җитәкчелегеннән отставкага китүе турында белдерде. «Форбс» күзәтүчесе Илья Гончаров аның турында «бөтенесен дә туйдырды» дип яза. Ни өчен?

Әле кайчан гына бик популяр сәясәтче халык мәхәббәтен һәм партиядәшләренең теләктәшлеген югалтты. Соңгы көннәрдә аның вазифадан китәчәген билгеле иде. 5 июльдән хөкүмәтне министрлар – аның фикердәшләре ташлап китә башлады. Сәламәтлек саклау министры, финанс министры беренче булып киттеләр. Хөкүмәтне ике көн эчендә иллеләп кеше ташлап киткәч, Борисның китәчәге төгәл билгеле иде инде.

Борис Джонсон вазифасыннан китсә дә, яңа кеше сайланганчы, вазифасында кала.

Борис Джонсон — бик «ялтыравык» сәясәтче, ул Консерватив партияне популяр итә алды һәм халык арасында танылды. Ул күпмедер дәрәҗәдә «хайп» кулланып, «хулиган» образында үзен популярлаштыра алды. 2019 елда Консерватив партиянең лидеры булып, ул бу партиягә җиңү китерерлек саннарга ирештерде. Һәм ике ел ярым дигәндә бу популярлыкның эзе дә калмады дияргә була.

Журналист моның берничә сәбәбен яза. Берсе – Консерватив партиянең сайлаучылары өчен ят булган «сул» идеяләр һәм экология темасы белән мавыгу. Икенчесе – коронавирус вакытында хөкүмәтнең карарларын халык дөрес түгел дип санаган. Мәсәлән, сыра сату урыннары гадәттәгегә караганда бер сәгатькә иртәрәк ябылырга тиешһәм бары тик ризыкка заказ бирүчеләргә генә сыра сатарга дигән карарларга кешеләр бик гаҗәпсенеп караган: коронавируска болар ничек комачау итә, дигән сораулар еш яңгыраган. 2020 елгы Яңа елда халыкка кунакка йөрергә яраячак дип вәгъдә бирсәләр дә, соңыннан моны тыеп, халык ачуына дучар булганнар.

Ә менә 2021 елда сайлаучылар Борис Джонсонның үзе чыгарган ук кагыйдәләрне санга сукмыйча кунакка йөргәнен ачыклаганнар. Ялганлаган сәясәтчегә партиядәшләре дә каршы чыга, әмма ул вазифасын саклап кала. Колумнист фикеренчә, Борис Джонсон, вазифасын саклап калу өчен Россия Украинада алып барган махсус операцияне калкан итеп файдаланмакчы булган. Премьерның Украинага ярдәм итәчәге турындагы белдерүләре игътибарны читкә юнәлтү максатыннан эшләнелгән, дигән фикер үткәрә ул.

Борис Джонсон репутациясе бозык кешене партиядәге зур урынга билгеләп бик күп фикердәшләрен югалта. Крис Пинчерны бер кичәдә ирләргә сексуаль бәйләнүләрдә гаеплиләр, әмма премьерны бу туктатып калмый. Нәтиҗәдә ул соңгы фикердәшләрен дә югалта.

Партиядә Джонсонны соң чиккә җитмичә китәргә, исемен саклап калырга өндиләр. Торак-коммуналь хуҗалык министры бу хакта бик таләп итеп сорагач, Джонсон аның үзен отставкага җибәрә. Моңа җавап итеп хөкүмәттән кешеләр китә башлый. Алтмышлап кеше киткәч, Джонсонның китми чарасы калмый.

Яңа финанс министры Надим Захави кичә Джонсонны вазифасыннан китәргә өндәде: «Алайса ил өчен начаррак кына булачак», – дигән иде ул. Бүген Борис Джонсон эшеннән китте. Британия халкының 70 проценты аны хупламаган дип язалар.

«ТВ-Центр»да сәясәтче Сергей Михеев Джонсонның китүен «шоу-бизнес күпкә китте» дип яза. Инфляция соңгы 40 елда иң югары күрсәткечкә җиткән, бензин һәм ризык бәяләре арткан. Шул ук вакытта ил Украинага 2 миллиард фунт стерлинг ярдәм күрсәткән. Борис Джонсон вазифасыннан киткәндә дә Бөекбританияне түгел, Украинаны телгә алды дип гаепли сәясәтче.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100