Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтенегезне суям». Сөйгәнен кабат үзенеке итәсе килгән егет бөтен күршеләрне интектерә

news_top_970_100

Уфада яшәүче ир-ат сөйгән кызын кабат үзенеке итү өчен тырыша, ә бу хәлдән кыз гына түгел, аның күршеләре дә интегә. Егет стеналарга сүгенү сүзләре яза, ишекләрне вата, подъездда яшәүчеләр белән сугыша, баскычта бәдрәф ясый. Полициягә гаризалар язылса да, хулиганны тоткарламыйлар, һәм ул үзенә бар да рөхсәт ителә дип саный. Бу турыда РЕН ТВ яза.

А. исемле егет подъездда йөри, үткәргечләргә асылынып тора, ишек тупсаларын вата. Аңа вак хулиганлык өчен штраф салганнар. Аның сөйгән кызы 7нче катта яши. Видеокүзәтү камерасы бу хәлләрне төшереп торган.

А. чираттагы тапкыр кыйнагач, кыз аны ташлап киткән булган. «Соңгы тапкырында ул духи флаконының очы белән башыма бәрде. «Син моннан беркайчан да чыкмыйсың, беркайчан да», – диде», – дип сөйли кыз.

Хәзер А. сөйгән кызын гына түгел, аның күршеләрен дә интектерә. «Пычак тотып йөргәнен үзем күрдем, миңа янады», – ди күрше хатын.

Кыз берничә тапкыр полициягә мөрәҗәгать иткән. Ләкин җинаять эше ачмаганнар. «Мин курыкмыйм, төрмәдән ерак җибәрмәсләр. Бөтенесен суям. Бар, 102гә яз, мин бөтенегезне суям!» – дигән А. сөйгән кызы белән сөйләшкәндә.

Хәзер кыз яшерен фатирга күченгән. Урамга да чыкмый. Беркайда эшләми торган А. сөйгәнен таба алмагач, аның ялангач фотоларын Интернетта тараткан.

Күптән түгел генә кызның тагын бер гаризасын полициядә кабул иткәннәр. Соңгы гаризаны биргәннән соң, А.ны тоткарламаганнар, аның кайда булуы билгесез, дигәннәр.

«Уфада яшәүче хатын-кызның чираттагы гаризасы буенча полиция тикшерү оештырды. Яшәү урынында булмаган кешенең кайдалыгы ачыклангач, аңа карата процессуаль карар кабул ителәчәк», – дигән Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча бүлеге вәкиле Тимур Хәйбуллин.

Кыз исә аның сүзләрен җитди кабул итмәсәләр, ярдәм итмәсләр, дип курка. Ул Республика башлыгыннан ярдәм сорый. Аның күршеләре исә коллектив шикаять яза, алар хулиганны җаваплылыкка тартуны, ватылган ишекләр, өзелгән үткәргечләр, башка зыян өчен түләттерүне таләп итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100