Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтенегезгә дә исәнмесез. Әни кичә үлде»

news_top_970_100

31 августта Камчаткада вертолет һәлакәтендә үлүчеләр арасында 34 яшьлек хатын да бар. Ул ялгызы гына кызын үстерә, повар булып эшли. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Аня тормышны яратты, ләкин ул кисәк кенә өзелде», – ди апасы Ирина. Камчаткада вертолет һәлакәтендә 19 турист һәм экипажның 3 әгъзасы үлде.

«Безнең Аня белән ара 12 ел. Ул миңа һәрчак нәни кыз булып калды. Мин – аны, ул мине бик яраттык. Улан-Удэда туып-үстек. 1999 елда Аняның атасы үлде (аларның әтиләре төрле), әни башка кияүгә чыкмады», – ди Ирина.

Мәктәпне тәмамлагач, Аня көллияттә юристлыкка укый, аннары Иркутскига вузга керә. Шул чакта кызын таба, аны үзе үстерә, якыннары ярдәм итә. Диплом алгач, Салехардка китә, аннары Төмәнгә. Анасын һәм кызын Бурятиядән шунда алып китә. Аннары эшен поварлыкка алмаштыра. Шеф-повар дәрәҗәсенә җитә.

Камчаткага да эш буенча китә – акча күп түләргә вәгъдә бирәләр, уникаль табигатьне дә күрергә тели.

«Аня миңа шалтыратып, бик ошавын әйтте, күченергә уйлавын сөйләде. Экскурсия турында беркемгә әйтмәде. Вертолетта чакта гына хәбәр итте», – ди апасы.

Матбугат чараларыннан фаҗига турында ишеткәч, әнисе борчуга кала. Аннары коткаручылар Аняның пассажирлар арасында булуын раслый. Туганнар соңгы мизгелгә кадәр аның исән калуын өметләнә.

Фаҗига турында белгәч, Аняның 13 яшьлек кызы социаль челтәрләргә яза.

«Барыгызга да исәнмесез. Әни кичә үлде».

Хәзер үсмер кызны әбисе тәрбияли. Ул якын арада олы кызы янына – Приморье краеның Находка шәһәренә күченергә җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100