«Бөтенебез механик»: Сабантуйдан кайтканда «Казан егетләре»нең машина көпчәге шартлаган
Егетләр иртәнге өчкә кадәр тәгәрмәч алмаштырган.

Азнакай Сабан туеннан кайтканда "Казан егетләре" төркеменең автобус тәгәрмәче шартлаган.
Егетләр аппаратураны юл читенә бушаткан, иртәнге өчкә кадәр тәгәрмәч алмаштырганнар.

Фото: © Видеодан скриншот
"Юлда төрле хәлләр була. Аллага шөкер, запас тәгәрмәч бар иде. "Формула 1"дәге кебек ике сәгатьтә алмаштырып аттык.
Шартлаган тәгәрмәчне күрсәтеп: "Ә сез шулай булдыра аласызмы? "Казан егетләре" булдыра. Азнакай тамашачысына көпчәк тә түзмәде", - дип шаярта егетләр.

Фото: © Видеодан скриншот
Эш беткәннән соң пычранган кулларын күрсәтеп: "Менә куллар нинди концерттан соң. Бу микрофон түгел, ә домкрат тотканга", - диләр.