Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтаена делегатлар нинди өметләр баглый?

30 нчы июльдән 2 нче августка кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае узачак. Әлеге чарага уңаеннан делегатларның бу съездга нинди өметләр баглауларын белештек.

news_top_970_100
Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтаена делегатлар нинди өметләр баглый?
https://tatar-congress.org

Быел Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае Казанда 30 нчы июльдән 2 нче августка кадәр үтәчәк. Аның үткәрелү вакытын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Быелгы съезд конгрессның 30 еллыгына туры килә. Чараның «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә үткәреләчәге турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында Милли Шура составы сайланачак. Ул 2 август көненә билгеләнгән. Корылтайга 35 илдән 1000 делегат һәм 500 шәрәфле кунак килүе көтелә.

Шул уңайдан съездга нинди өметләр баглауларын да сораштык.

«Казанга шатланып кайтабыз»

«Туган тел» укыту-мәдәни үзәге җитәкчесе, Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова:

Фото: © Зәкия Вәлитованың шәхси архивыннан

Бик шатланып кайтабыз Казанга. Татарстан, Казан – безнең өчен кыйбла. Татарстаныбыз һәм Бөтендөнья татар конгрессы булмаса, без монда шулай күтәрелә алмас идек. Татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, милли-мәдәни һәм мәгариф эшләрен дә алып барып булмас иде. Безгә артистлар да килә.

Елына бер тапкыр Ерак Көнчыгышта җыелышып киңәшләшәбез. Башка бер халык та шулай эшләми бит. Сахалин утравындагы мордва, мари, чувашлар безгә көнләшеп карый: «Сезгә шулкадәр яхшы, сезнең артыгызда Казан тора», – диләр. Сахалин утравында татар якшәмбе мәктәбе бар. Быел ике укучыбыз Казанга китте, узган елны да ике балага укырга кергән иде. Үзебезчә тырышабыз инде. Казаныбыз йөзенә кызыллык китермик диеп, татарлыгыбыз белән горурланып, төрле фестивальләр үткәрәбез.

Сахалинда татарлар алтынчы буын тора. Бик күбесе телне белми. Аларны үзебезнең мәктәпкә китерү өчен нинди генә хәйләләр кормыйбыз! Бу безне бик борчый. Шушы проблеманы хәл итәрлек нинди юллар бар икән?

Бөтендөнья татар конгрессына 30 ел, Аллаһка шөкер. Гел бергә, гел бердәм булдык. Арабыз 8 сәгать булса да, гел элемтәдә торабыз. Татарстанга, конгресска рәхмәт әйтеп, шатланып яшибез. Аллаһның рәхмәте яусын, – дип сүзен төгәлләде Зәкия ханым.

«Һәр сүзеңне уйлап, үлчәп сөйләргә кирәк»

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин:

Фото: © «Татар-информ» архивы

Дөресен генә әйткәндә, әле уйлаганым да юк, вакыт юк, эш күп. Елдан-ел кысылабыз бит инде. Белмим, нәрсә булып бетәр?! Зур өметләр юк, бөтен нәрсә Мәскәүгә карап тора, артыгын әйтә алмыйбыз. Бу хәл Казанда гына түгел. Бөтен җирдә һәр сүзеңне уйлап, үлчәп сөйләргә кирәк. 30 нчы еллар кайтмасын дип уйлап йөрисең, куркытып куя кайчакта, – ди ул.

«Съезд үткәрәләр, отчет бирәләр дә, шуның белән оныталар»

«Нижгар өлкәсе Дзержинск шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рамил Надюков:

Бездә иҗтимагый татар автономияләре бик күп, ләкин аларны үзәкләштерү юк, кешеләрне үзләре артыннан ияртеп бара алырлык лидерлар юк. Кешенең эшенә, гамәлләренә карап лидерларны табып чыгарсыннар иде, үзара аралашу булсын иде. Съезд үткәрәләр, отчет бирәләр дә, шуның белән оныталар. Мин үзем кешеләрне сүзләренә карап түгел, ә гамәлләренә карап бәялим.

Менә безнең Нижгар өлкәсенең региональ иҗтимагый оешмасы бар. Аларның исемнәре генә бар, анда берни дә юк. Без – Дзержинскида яшәүче татарлар, ташланган.

Шимбә көнне Сабантуй булачак, бәйрәмгә Татарстаннан 50-60 кунак көтелә. Бу безнең өчен зур ярдәм. Конгресстан мин башка әйбер күргәнем юк. Гади халык белән эшләмиләр, барысы да төбәк иҗтимагый оешмаларда тукталып кала.

Без үзебезнең «абыебыз» – конгресстан ярдәм дә, әйтеп җибәрүне дә, бәлки, тибеп җибәрүне дә көтәбез. Шәхсән үзем аның ярдәм кулын тоймыйм. Бар эш тә шул төбәк автономияләрендә йомылып кала. Конкрет эшләргә килергә кирәк. Арбаны тартып баручы, эшләгән кешеләрне күтәреп алу мөһим. Без төбәк татар автономияләре күләгәсендә калып киләбез. Фикерләве, үсеше үзгә булган лидерларны табып чыгарырга кирәк.

Дзержинск шәһәрендә барысы да бар: татар телен дә укытабыз, көрәшебезне дә сакларга тырышабыз. Нижгар өлкәсе буенча бу әйберләр кая бармы икән әле тагын? Мондый эшләп торган кешеләрне бөтен кеше дә өнәп бетерми шул, аларны батыралар. Алар яхшы темп бирә, ә «иске көпчәкләр» моңа чыдый алмый.

«Корылтай – бөтен татар халкы өчен мөһим вакыйга»

Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар мәдәни оешмасы җитәкчесе Әнвәр Алмаев:

Фото: © Салават Камалетдинов

Бу корылтай – 5 еллык эшчәнлегебезгә исәп-хисап тоту вакыты булачак. Конгресс елдан ел яхшырак эшли бара, киңәя, яңа иҗтимагый оешмалар саны арта. Бу корылтайда киләсе алдагы биш елга эш планын билгеләп, булачак чаралар исемлеге төзеләчәк. Шәхсән үзем шундый өметләр белән яшим. Болар барысы да татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән булачак.

Съезд конгресс өчен генә түгел, ә бөтен татар халкы өчен дә мөһим вакыйга. Биредә съезд делегатлары тарафыннан да теләк, тәкъдимнәр кабул ителәчәк.

Съезда Татарстан Республикасының Президенты катнашуы безнең алга куелган максат-бурычларыбызны тайпылмыйча үтәүгә зур этәргеч, көч бирә. Президент аларны тормышка ашыруда үзе дә бик зур ярдәм күрсәтә.

«Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Римма Үтәшева:

Бөтендөнья татар конгрессы ул – безнең татар халкына гына түгел, ә бөтен төрки телдә сөйләшкән халыклар өчен дә зур бәйрәм. Әлеге чарага бөтен дөньядан татарлар киләчәк. Корылтай – халкыбызның бик матур чарасы.

 

Фото: © Рамил Гали

Бер очрашу – үзе бер гомер дибез бит. Мин бик шатланам. Безнең республикадан да съездга бик зур делегация бара. Без Казанга күбрәк яшьләрне җибәрергә уйладык. Алар соңыннан үз районнарына кайтып, үзләренең күргәннәрен сөйләрләр, тәҗрибәләре белән уртаклашырлар.

Безгә Башкортстан җитәкчесе дә ярдәм итә. Радий Хәбировка без бик рәхмәтлебез. Без монда Габдулла Тукайга зур һәйкәл ачтык. Бәйрәмгә Татарстан Президенты да килгән иде.

Халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, милләтебезнең мәдәниятен бергә сакларга кирәк. Соңгы елларда эшләребез әйбәт баргач, без башка халыкларга маяк, үрнәк булып тора алуыбызга ышанам. Татар халкы бер-берсен хөрмәт иткәндә генә үсеш гел уңай якка булачак.

Татарларны котлыйм, үзебезнең делегатларга уңышлар телим. Казанның матурлыгын, Татарстанның байлыгын күреп кайтсыннар. Бәйрәм белән.

«Игътибарны татарлар аз яшәгән төбәкләргә юнәлтергә кирәк»

Иваново өлкәсе татарларының төбәк иҗтимагый-мәдәни автономиясе, Иваново өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе Фәрит Ляпин:

Бераз үзгәрешләр булыр дип өметләнәм. Татарстан һәм конгрессның тәэсире татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә күбрәк сизелә. Мәсәлән, татарлар әзрәк булган безнең кебек төбәкләргә дә игътибар юнәлтсеннәр иде дигән теләктә калам.

Артистларны күбрәк җибәрсәләр иде. Татарларны бергә җыю авыррак шул. Регионнарда татар телен укыту да аксый. Бәлки, алдынгы төбәкләргә реклама да ясарга кирәктер. Элек һәрвакыт алдынгыларны үрнәк итеп куеп эшлиләр иде.

Пленар утырышларда чыгыш ясыйлар инде. Аларның бернинди проблемалары юк. Пленар утырышта өчпочмак, бәлеш пешерүне сөйләп утыру килешмидер дип беләм. Анда җитди мәсьәләләр турында сөйләшергә кирәк. Ә калган сорауларны түгәрәк өстәл артына утырып та хәл итәргә була, – ди ул.

Карелиядәге «Чулпан» татар мәдәнияте җәмгыяте оешмасы җитәкчесе Фәридә Фадеева:

Мин съезда беренче тапкыр гына катнашмыйм. Бу эшчәнлекне 2012 елдан бирле алып барам. 2022 ел Бөтендөнья татар конгрессы өчен мөһим дата – аңа 30 ел тула.

 

Фото: © Фәридә Фадееваның шәхси архивыннан

Конгресс безнең өчен ул – профессионаллар командасы, милли оешмалар өчен ресурс үзәге дә булып тора. Без алардан һәрвакыт мәгълүмати, методик ярдәм алып килдек. Төрле семинар, форумнар – фикер алышу, яңа танышлар табу, бердәмләшү урыны булды. Безгә форумнарда гына очрашып түгел, ә бердәм булып, уртак проектлар башкару да яхшы булыр иде. Безнең кебек читтә һәм татарлар аз яшәгән төбәкләр өчен бу бигрәк тә мөһим. Татар җырларын ишетәсе, туган телдә сөйләшәсе килә. Сагындыра. Менә шул хис безне бердәмлеккә илтә, үзәк булган – конгресс тирәсенә җыя. Проектларны уртак көч белән башкарсак, алар масштаблырак булыр иде. Мәсәлән, бездән делегация Кукмара районына барып, Татарстан халыкларының дуслык йортында булып кайттылар. Болар барысы да Халыклар дуслыгы йорты белән төзелгән килешмә нигезендә эшләнде. Татарстаннан кунаклар килгәндә, без татарча сөйләшәбез, инде онытылып барган сүзләрне искә төшереп, куллана башлыйбыз.

Мондый эшләр барысы да без ташланмаган дигән ышанычны арттыра, яңа эшләр өчен күңелләрдә көч-теләк уята, илһамландыра. Матбугат чаралары да чит төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмаларына игътибар итеп, алар турында язсалар, бу да үзенә күрә бер ярдәм булыр иде. Татар автономияләре, җирле оешмалар белән тыгызрак элемтәдә булып, алар белән күбрәк эшләргә кирәк. Бу эшкә резонанс кына бирә. «Бергә булыйк, бердәм булыйк» девизы шулай тормышка ашырыла.

«Татарлар – Россия һәм дөнья күләмендә дә танылган халык»

«Төмән өлкәсе татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ринат Насыйров:

Беренче корылтай вакытларында Татарстанның дәүләт булуы турындагы мәсьәләләр урын алды. Быелгысы татарларның Татарстан эчендә генә түгел, ә гомумроссия күләмендә таныла торган халык булуыбызны күрсәтә. Соңгы 5-7 ел эчендә Россия төбәкләрендә, республикаларында булсынмы – безнең татар иҗтимагый оешмалары үрнәк булып танылды.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Мәгариф, милли эшләр бервакытта да тукталмый. Бүген татарның бизнес-элитасы да үсеп чыкты. Алар милләтебез яшәешенә курыкмыйча үз өлешен кертә. Себерне генә карасак та, галимнәребез артты, төрле фән докторлары барлыкка килде. Алар барысы да конгресс, татарлар белән бәйләнгән. Бүген татар дөньясы бер-берен күреп, аңлап яши башлады дияргә була.

Нинди генә авырлыклар булмасын, эшләр эшләнә килә. Хөкүмәт тел өлкәсе, мәгариф системасы буенча нинди генә авырлыклар китереп чыгармасын, танылган татарларыбыз, галимнәребез, эшмәкәрләребез белән бергә эшләп, бу проблемалардан чыгу юлын табалар. Бүген юл күренә.

Бу корылтайда татарларны Россия күләмендә танылган халык итеп күрсәтү мөһим. Без Сахалиннан алып Калининградка кадәр үзебезнең эчтәлегебезне таныта башладык. Бездән башка илебезнең эшләре бармый. Татарлар үзләренә бүген шундый форма таптылар.

Каты булсаң сынасың, артык йомшак булсаң, тапталасың, без менә шулай «лавировать» итәргә өйрәндек.

Үзебезнең туган телебезне, гореф-гадәтләребезне һәм югалган динне торгызып, барысын бергә бәйләп, үзебезне халык итеп күрсәттек. Дин әһелләре, төрле эшмәкәрләр, галимнәребез, мәгариф, милләт өлкәсендә эшләүче кешеләребез дә бер горизонтальдә бәйләнде. Мондый хәл юк иде бит әле. Көчебез бар һәм без үз юлыбызны таптык. Нинди генә авырлыклар, үзгәрешләр булмасын, без югалмыйбыз, барыбер аннан чыгу юлын табабыз. Татарлар – Россия һәм дөнья күләмендә дә танылган халык.

Хәрби-һава көчләре полковнигы, Россия Герое Рәфыйк Ихсанов:

Мин съездда элек тә катнашканым бар иде. Бу чарага бөтен җирдән татарлар җыела. Татар халкы өчен бу мөһим вакыйга. Корылтайда мин үземнең ватандашларым, дусларым, кардәшләрем белән очрашачакмын. Бу – сөйләшү, аралашу, яңа танышлар. Бизнес өлкәсендә эшләгән кеше буларак, минем өчен эшлекле очрашулар да бик мөһим. Съездга мин бик шатланып, зур өметләр баглап барам.

Корылтайда беренче чиратта бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәгән татарлар арасындагы элемтәне үстерү, хезмәттәшлек итү өлкәсендәге сорауларны күтәрү мөһим. Бергә булып, ярдәмләшеп, бер-беребездән карап, өйрәнеп яшәгән дәвердә, мәдәниятыбызны кадерләп, гореф-гадәтләребезне саклап, балаларыбыз һәм оныкларыбызга тапшыру киләчәктә дөрес бәяләнер дип ышанам. Корылтайда яңгыраячак бурыч-максатларны үтәү безнең кулларда. Безгә бу юлда башкаларга үрнәк булып торырга кирәк, – ди Рәфыйк Ихсанов.

«Татар дөньясы бер регион белән генә чикләнми»

Россия халыклары Ассамблеясы Советы әгъзасы, Бурятия халыклары ассоциациясе рәисе, Бурятия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Батталова:

Татарстан – бабаларыбыз бишеге. Татарлар кайда гына булсалар да, кошлар кебек туган якларына – Татарстанга омтыла. Күңелебез белән без һәрвакыт туган илебездә. Без Минтимер Шәрипович Шәймиев белән очрашканда, аны яратып «безнең бабай», дибез. ТРның бүгенге Президенты безнең өчен бик якын кешегә әверелде. Ул –  милләтебезнең рухи җитәкчесе.

Без, кайсы җирлектә яшәвебезгә карап, әзрәк тышкы кыяфәтебез белән бер-беребездән аерылып торсак та, борынгы бабаларыбызның мәдәни мирасы белән горурланабыз, бер телдә сөйләшәбез.

Татарстаннан читтә яшәгән татарларның асимиляцияләшүеннән беркая да китеп булмый. Еш кына олы буын һәм яшьләр арасындагы бәйләнешнең өзелүенә һәм телнең югалуына шаһит булырга туры килә. Бергә уеннар уйнау, китап уку, бишек җырлары җырлау юк. Мондый проблема бездә генә түгел, бөтен җирдә дә бар. Глобализация зур халык телләренә дә яный, моңа әзер булырга кирәк.

Татар телен саклау өчен аны куллану даирәсен булдыру зарур. Регионнарга, милли республикаларга да Татарстаннан үрнәк алып полилингваль мәктәпләр булдырырга кирәк. Татар мәдәни мирасын рус теленә тәрҗемә итеп, милли кино, мультфильмнар төшереп, телен югалткан кардәшләребезгә дә шул мирасның бер өлешенә кагылырга ярдәм итәргә була.

Туган телдә күбрәк сөйләштерү өчен Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал һәм Россиянең көньягындагы авыл һәм шәһәр җирлекләрендә этнокультур мәйданчыклар булдырып, төрле экспедицияләр, лингваклуб һәм балалар лагерьләре оештыру да яхшы булыр иде. Бу уңайдан Карга боткасы, Каз өмәсе кебек милли бәйрәмнәребезне дә онытырга ярамый.

Татар дөньясы бер регион, бер халык белән генә чикләнми, ул күпкә киңрәк. Аны әкренләп бөтен планетага ачарга кирәк.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова:

Иң төп проблемалы сорау – татар телен саклау мәсьәләсе. Милли шура утырышларында бу сорау һәрчак күтәрелә килде һәм ул әле дә актуаль. Балаларыбыз кечкенә яшьтән үк татар телендә сөйләшә белергә, шагыйрь-язучыларыбызны – Тукайларыбызны, Җәлилләребезне, нәсел-буыныбыз һәм халкыбызның тарихын белеп үсәргә тиеш.

Татар телен һәм мең гасырлык тарихы булган мәдәниятен саклау проблемасы беркайчан да бетмәячәк. Чөнки без күпмилләтле илдә яшибез. Бу, беренче чиратта, ата-аналардан торачак. Телне гаилә эчендә генә саклый алабыз: ата-аналар өйдә балалары белән татар телендә сөйләшә, татар теле дәресләре белән шөгыльләнә икән, аның нәтиҗәсе дә була. Мәсәлән, минем балам Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгенә йөри, татар балалары белән аралаша.

Телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне саклау, аларны буыннан-буынга тапшыру турындагы мәсьәләләр күтәрелер дип өметләнәм. Калифорния, Франция, Төркия һ.б. илләрдән татарлар килер дип ышанам. Бөтендөнья татар конгрессы – татарлар өчен бик кирәкле оешма, һәм ул эшен дөрес юнәлештә алып бара .Съездга бик күп милләттәшләребез киләчәк. Яңа очрашулар, танышулар көтәм. Милли шурага да яңа әгъзалар сайланачак. Бу яңа идея, караш, тәкъдимнәр кабул ителүгә этәргеч булыр, чит илдә яшәүче татарлар белән элемтәләрне ныгытуга бер адым ясалыр дип уйлыйм.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев:

Төп бурыч – Татар халкы үсеше стратегиясен тормышка ашыру. Бу юнәлештә бер арбага җигелеп эшләргә тиешбез. Съезд вакытында яңгыраган барлык фикерләр, кабул ителгән карарлар делегатлар аша бөтен дөнья татарларына таралып, халкыбызны үсешкә канатландырырга тиеш дип саныйм. Ул сүзләр һәр төбәккә, һәр авылга, һәр гаиләгә, һәр татар кешесенә барып ирешергә тиеш.

Съездның Россия өчен катлаулы чорда үтә. Башта ковид булды, хәзер махсус операция чоры. Шуңа да карамастан, милләттәшләребез рухланып, татар халкы өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрергә дип Казанга килә. Барысы да исән-сау килеп җитсен һәм шулай ук исән-имин кайтып та җитсен дип телим. Вакыт, мөмкинлек табып, милләткә хезмәт иткәннәре өчен рәхмәтемне җиткерәм.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 28 июль 2022
    Исемсез
    Ринат Насыйров комментариен уку кызык булды, каян күрә микән ул берләшү, алга китеш, бигрәк тә, алга таба барыр юл күренүен. Сарказм түгел, бу турыда киңрәк итеп сөйләсен иде берәр. Гади милләтчегә ничектер юл томанлы кебек тоела.
  • 27 июль 2022
    Исемсез
    Телне саклау гаиләдә булырга тиеш! Гаиләдә ана телендә сөйләшмәгән татарлар бар, кайдан алып алар татар җанлы балалар тәрбияләсен!!!?? Татар әкиятләре, уеннары, йолалары аша балаларның аңына сендерү мөһим! Без шулай эшлибез дә! Көн саен йоклар алдыннан татар халык әкиятләрен укыйбыз! Балалар көтеп тора! Кызык бит, үзләренә дә безгә дә. Йокларга яткач, анализ ясыйбыз, сорауларына җавап бирәм.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100