Актаныш районында Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге җитәкчесе итеп Альберт Мансуров сайланды. Ул Актанышның беренче урта мәктәбе директоры. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов Ирек эш сәфәре белән Актаныш районында булды. Биредә татар конгрессының жирле оешмалары идарәсе вәкилләре белән очрашу, идарә утырышы узды.
Ирек Шәрипов актанышлыларның эшләрен уңай бәяләде һәм милли эшебездә аеруча фидакарьлек күрсәткән милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды, диелә хәбәрдә.