news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөтендөнья татар конгрессы «Зөя буе татарлары» конференциясен яңа форматта үткәрә

news_top

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр «Зөя буе татарлары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Чара 2030 елгы Халык исәбен алу кампаниясенә әзерлек һәм Бөтендөнья татар конгрессының эш планы кысаларында оештырыла. Конференция Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев җитәкчелегендә уза.

Конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең институтларыннан галимнәр катнаша. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Археология институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре, Милли музей һәм китапханә хезмәткәрләре төрле авыллар тарихын өйрәнеп, яңа мәгълүматлар туплаячак. Җирле галимнәр һәм төбәкчеләр авылларның бүгенге хәле турында сөйләячәк.

Өч көнлек программа кысаларында дискуссия мәйданчыклары һәм пленар утырышлар узачак. Чаралар Ульяновск шәһәрендә, Татарстанның Буа һәм Кайбыч районнарында оештырыла. Конференция Зөя Башы татар авылында башлана. Ул атаклы Акчуриннарның туган авылы булып санала, аларның нәсел тамырлары шушы авылдан башлана.

Быел шулай ук «Нократ буе татарлары» конференциясен үткәрү планлаштырыла. Ул Киров, Нократ Аланы һәм Мамадыш шәһәрләрен үз эченә алачак. Бөтендөнья татар конгрессы киләчәктә «Агыйдел буе татарлары», «Чулман буе татарлары» кебек конференцияләр оештырырга ниятли. Чаралар тарихи шәхесләргә дә багышланачак. Бу формат татарларны географик чикләр аша түгел, ә тарихи елгалар буйлап берләштерүне күздә тота, дип хәбәр итә Конгресс.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар