news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусның яңа штаммы таралу турында кисәтә

news_top

Дөньяда коронавирусының PJ.2.1 яңа штаммы таралу куркынычы арта, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгына Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге офисы.

«2026 елның маенда беренче тапкыр ачыкланган бу вариант берничә континент буенча таралды. Кешеләрнең чик аша күчеп йөрүләре дәвам иткән саен аның илләргә үтеп керү куркынычы арта гына бара», – дигән белгечләр.

Шулай ук, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта яңа штамм китереп чыгарган инфекция SARS-CoV-2нең күптән түгел ачыкланган башка вариантлары белән чагыштырганда авыррак нәтиҗәләргә китерә дип күрсәткән клиник мәгълүматлар юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар