Бөтен Татарстанга – 7 каһарман: татар теленнән БДИны быел кемнәр тапшырган?
Татарстан мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнарының кызган чагы: укучылар, беренчеләрдән булып, татар теленнән имтихан тапшырды. Республика буенча аны быел 7 кеше сайлаган – Мөслим, Түбән Кама, Казан шәһәренең Идел буе, Совет һәм Авиатөзелеш районнары укучылары. «Интертат» хәбәрчесе әлеге укучылар белән танышты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков әйтүенчә, татар теленнән бердәм дәүләт (төгәлләштереп әйтсәк, бердәм республика) имтиханын быел республикада 7 кеше сайлаган. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан кимемәгән дә, артмаган да. Әмма шунысы үзенчәлекле: җиде кешенең җидесе дә – кызлар! (Узган ел егетләр дә тапшырган иде).
Татар теленнән имтихан сайлаучы укучылар имтиханны башка фәннәргә караганда да алданрак тапшырды. 23 майда Казаннан – 4, республика районнарыннан 3 укучы татар теленнән белемнәрен сынады.
Шунысын искәртеп үтик, бүгенге көндә мәктәпләрдә татар теле туган тел буларак укытыла. Укучыларның сайлау мөмкинлеге бар: ул, туган теле буларак, татар телен яки рус телен сайлый ала. Шунлыктан, әлеге имтиханны 10-11 сыйныфларда татар телен туган теле буларак сайлаган укучылар гына тапшырган, дип әйтеп була.
Гадәттә, дәүләт имтиханнарын югары уку йортларына укырга керү өчен тапшыралар. Ә татар теленнән дәүләт имтиханы бары бер уку йортына – Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә укырга кергәндә генә кирәк булырга мөмкин. Әле анда да сайлау мөмкинлеге бирелә: йә бердәм республика имтиханын тапшырасың, йә университетка килеп, татар теленнән тест язасың.
2017 елдан бирле, республикада татар теле кысрыклана башлаганнан соң, мәктәп-уку йортларындагы вазгыять үзгәрде: татар теле мәҗбүридән ихтыяри укытуга калды. Шулай да, татар теленнән республика имтиханын тапшырганнар икән, укучылар аны юкка гына сайламаган – университетка укырга керү өчен татар теленнән сынау үткәннәрдер дип уйларга була. Татар теленнән бердәм республика имтиханын сайлаучы укучылар – кемнәр алар? Татар теленнән имтиханны ни өчен тапшырганнар: күңел кушкангамы, әллә чыннан да татар теле белгечлегенә укырга керер өченме? «Интертат» хәбәрчесе туган телләренә тугры калган укучылар белән сөйләште.
Мөслимнән Камилә Минһаҗева: «Киләчәктә тормышымны татар филологиясе һәм журналистика белән бәйлисем килә»
Камилә Минһаҗева Татарстанның Мөслим районы Мөслим гимназиясенең 11нче сыйныфында белем ала. Ул да татар теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыручы батыр укучыларның берсе.
– Мин киләчәктә тормышымны татар филологиясе һәм журналистика белән бәйлисем килә, шул сәбәпле, бердәм дәүләт имтиханы итеп, татар телен сайладым. 81нче код материаллары буенча әзерләндем, чөнки 82нче код варианты тәкъдим ителмәде. Бердәм дәүләт имтиханында күп балл җыю өчен структурасын белергә кирәк, нигездә, шуңа таянып эшләдем. Укытучы белән бергә әзерләндем.
Олимпиада материалларын чиштек, китаплардан биремнәр эшләдек, алдагы еллардагы вариантларны карадык. Казан дәүләт университетының филология һәм журналистика юнәлеше тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә катнаштым. Мәктәп, район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда призер булдым, республикада үземне сынап карадым, – дип фикерләре белән уртаклашты Камилә.
– Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын укучылар бик сирәк сайлый. Камилә белән ел дәвамында системалы эшләдек. Нигездә интернет ресурслардан файдаландык, узган елгы имтихан материалларын, төрле вариантларны кабатладык. Министрлык сайтында татар мәктәпләре өчен әзерләнергә 10 вариант чыкса да, рус мәктәпләре өчен вариантлар чыкмады. Алдагы елдагы 82нче код биремнәренә таянып, татар мәктәбе өчен булган биремнәрне дә эшләдек. Камилә – бик тырыш, актив укучы. Бик күп материалны үзлегеннән дә өйрәнде. Татар телен этеп-төртеп, мәктәп программасында сәгатьләрен киметеп бетергән бу чорда 11нче сыйныфны бетергәндә татар теленнән имтихан бирәм дип йөргән бу баланы мин татар милләтенең хәзинәсен тәшкил итүче алтын бөртек белән тиңләр идем, – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Мирзаморатова.
Имтиханнарга старт бирелде. Алдагы сынауларда аңа уңышлар юлдаш булсын. Куйган максатларына ирешеп, хыялларының чынга ашуын телибез!
Әтнә районыннан Диләрә Гарипова: «Күңелемә татар мәдәнияте, сәнгате якын»
Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Диләрә Гарипова да татар теленнән бердәм республика имтиханы тапшырды. Имтиханнан чыккач, Диләрәдән ни өчен татар телен сайлавы һәм имтихан биремнәре турында сораштык.
– Мәктәптә уку дәверендә татар телен бик яратып укыдым. Район һәм республикакүләм олимпиадаларда катнашып, урыннар алдым. Татар теле буенча имтиханга ел буе әзерләндем. Биремнәрнең төрлесе булды. Белгәннәремне язып чыктым. Күңелемә татар мәдәнияте, сәнгате якын. Алла теләсә, Казан дәүләт мәдәният институтында белем алырга ниятлим, –- дип сөйләде Диләрә Гарипова.
Диләрәнең әнисе, шул ук вакытта аны 5нче сыйныфтан бирле укыткан укытучысы Гүзәл Гарипова:
– Диләрәне 5нче сыйныфтан бирле укыттым. бик тырыш укучы булды. Район һәм республикакүләм олимпиадаларда катнашып үзенең белемнәрен күрсәтте. Имтихан тапшырабызмы, дип сорагач, бер дә икеләнмичә ризалыгын бирде. Ел дәвамында аның белән әзерләндек, тест биремнәрен карадык. Төрле-төрле әдәби әсәрләрдән мисаллар китереп, иншалар язарга өйрәндек. Һәм менә быел Диләрә район күләмендә татар теленнән имтихан тапшырды.
Диләрәне фотодан танып алучылар да булгандыр. Чөнки ул Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең «Алчәчәк» үрнәк бию коллективы биючесе дә әле. Инде 6 ел әлеге коллективта бии.
Түбән Камадан Самира Сәгыйтова: «БДИны уңышлы тапшыруга бер адым – олимпиадаларда катнашып, чыныгу алу»
Түбән Кама шәһәре 35нче лицееннан 11нче сыйныф укучысы Самира Сәгыйтова татар теленнән республика имтиханын туган теленнән белемнәрен тикшерү өчен сайларга булган. Киләчәктә тормышын IT өлкә белән бәйләргә уйласа да, татар теленең кирәге чыкмый калмас, дигән фикердә ул:
– Татар теле – ул минем туган телем. Иң беренче әйткән сүзләрем дә татарча булган, телем туган телемдә ачылган. 35нче лицейда белем ала башлагач, 5нче сыйныфтан ел саен татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадаларында катнашып, урыннар алдым. Татар теле укытучысы, имтиханга һәм олимпиадаларга әзерләгән укытучым –
Яруллина Гөлүсә Сәетгәрәевна. Кышын укытучым: «Татар теленнән дә БДИ биреп була бит», – диде. Мин аның фикерен ишетеп, татар теленнән дә БДИ биреп карарга уйладым. Шушы олимпиадалардан соң татар теленнән БДИ тапшыру – минем өчен бер матур финал кебек булды.
Татар теленнән тыш, рус теле, җәмгыять белеме, информатика фәннәрен сайладым. Үземне IT өлкәдә күрәм, шушы өлкәдә белем аласым килә. Шуңа күрә татар теленнән имтиханны үзем өчен, белемнәремне тикшерү өчен бирдем. Ләкин югары уку йортына укырга кергәндә документларны берничә җиргә биреп була, мин бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаячакмын. Кем белә, бәлки, нәкъ менә татар теле белән бәйле белгечлекне сайлармын? Уңыш ничек елмая инде!
– Олимпиадаларда катнашкан кеше буларак, әйт әле: татар теле имтиханы ничек сиңа, авыр булдымы?
– Бердәм дәүләт имтиханнарыннан татар теле – иң беренчесе иде. Шуңа күрә дулкынландым. Олимпиадаларда катнашып, тәҗрибә җыйганга күрә микән, курку хисе булмады. Олимпиадаларга ныклап әзерләнеп, катнашып, чыныгу алдым. Бу БДИны уңышлы тапшыруга бер адым булып тора дип уйлыйм. Шәхсән минем өчен өстәмә әзерләнү кирәк булмады.
Татар теле имтиханы рус теле имтиханына охшаш. Тест биремнәре дә, инша язу биреме дә бар иде. Бар белгәннәремне исемә төшереп, эшләргә тырыштым. Инша тексты да кызыклы булды. Үземнән канәгать калдым.
– Синнән кала, сыйныфыгызда татар телен укучылар бар идеме?
– Әйе, әлбәттә. Туган телләре рус теле булганнар рус телен сайлады, татар теллеләр – татар телен. Бездә бик күп татар балалары бар, алар татар теле дәресен сайлый. Атнасына 1 генә сәгать булса да, татар теле дәресләре файдалы булды, – диде Самира.
Казаннан Камилә Гыйләҗиева: «Халкыма хезмәт итәргә телим»
Казан шәһәре Идел буе районының 127нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Камилә Гыйләҗиева кечкенәдән үк татар телле мохиттә үскән. Татар теленнән имтихан тапшыру өчен репетитор яллау мөһим түгел, дип саный ул. Ә уңышлы нәтиҗәгә ирешүнең сере бик гади – яхшылап әзерләнү һәм еллар дәвамында тупланган тәҗрибәне куллану: «Татар теле дәресләренә йөрергә, татарча китаплар укырга, татарча спектакльләр карарга һәм татарча аралашырга гына кирәк», – ди Камилә:
– Әбием татар теле укытучысы булып эшләде, хәзерге вакытта ул лаеклы ялда. Җәйге ялларда әбием янына – Балык Бистәсе районына кайтып йөрим. Әти-әнием дә – татарлар, татар гаиләсендә татар кызы булып тәрбияләнеп үстем. Шунлыктан, татар теле тормышымда зур роль уйнады: киләчәгемне татар теле юнәлешендә дәвам итәргә, халкыма хезмәт итәргә телим. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар филологиясе һәм журналистикасы юнәлешенә укырга керергә ниятлим.
Татар теленнән олимпиадаларда катнашам, татарча фильмнар карыйм, Камал театрының барлык спектакльләрендә диярлек булдым. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» һәм Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәрләре – иң яраткан китапларым. Моннан тыш, телләр өйрәнергә яратам. Төрек, инглиз телләре белән кызыксынам. Киләчәктә журналистика, тәрҗемәче өлкәсендә эшләп карарга уй-хыялларым бар.
Имтиханнарга килгәндә, татар теленнән репетитор ялларга туры килмәде. Бары тик үз тырышлыгыңнан гына тора. Җитди төстә үзем әзерләндем: үткән еллардагы материалларны, темаларны искә төшердем, демо-вариантларны эшләп карадым. Әзерләнгән вакытта татар теле укытучым да ярдәм итте. Имтиханның нәтиҗәләрен әле белмим, әйбәт язганмындыр дип уйлыйм. Безнең сыйныфта татар телен укучылар хәйран күп булды, – дип сөйләде ул.
Казан кызы Карина Хәйруллина: «11нче сыйныфта укый башлаганчы ук татар теленнән имтихан тапшырачагымны белдем»
Казан шәһәре 171нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Карина Хәйруллина инде мәктәп тормышыннан ук татар чараларында актив катнаша, татар дөньясында кайнап үсә: «Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы»нда («КВН»да) уйный, КФУда олимпиадаларда эшли. Әле «Татар кызы – Татар егете 2022» конкурсында Совет районында 1нче урын да алган! Мәктәп концертларын, бәйрәмнәрне дә Карина алып бара икән. Менә шундый активист булып җитлеккән ул.
– Әти-әнием өйдә минем белән татарча сөйләшә, мәктәпкә укырга кергәч тә, татар сыйныфында укыдым. Без анда татар телендә төрле спектакльләр куйдык, «Татар кызы» бәйгеләрендә катнаштык. 2023 елда «Сәйяр» театраль конкурсында безнең төркем белән Гран-при яуладык.
11нче сыйныфта укый башлаганчы ук 100 процент татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырачагымны белдем. Әлбәттә, татар телеңнән БДИ югары уку йортына укырга кергәндә кирәк була. Киләчәктә тормышымны татар теле белән бәйләргә уйлыйм. Казан федераль университетының татар журналистикасы юнәлешенә укырга керергә телим.
Татар теленнән БДИга мәктәптә дә, өйдә дә бик җентекләп әзерләндем. Материалларны мәктәптә бирделәр. Укытучым Зөлфия Илдаровнага зур рәхмәт. Бик булышты. Татар теленнән БДИ бирәм дигәч, әти-әни теләктәшлек белдерде.Һәм элекке сыйныф җитәкчем – Газизова Диләрә Фидаэловнага зур рәхмәтемне әйтәсем килә, – диде Карина.
Казан кызы Элина Куренщикова: «Туган телен камил белгән кеше беркайчан да югалмас»
Казан шәһәренең 171нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Элина Куренщикова да татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырган. Элина татар гаиләсендә туып үсүен, шунлыктан мәктәпкә укырга кергәнче үк туган телендә яхшы сөйләшүен, татар теле дәресләрендә белемнәрен тагын да камилләштерүен сөйләде.
– Татар теленнән укытучым Лилия Альбертовна да татарча белүемә зур өлеш кертте, аңа бик тә рәхмәтлемен. Татар теленнән имтиханны тапшырырга нәкъ менә ул киңәш итте. Татар теле уку йортына укырга кергәндә кирәк булачак, чөнки татар теле белән бәйле факультетка керәсем килә. Ел дәвамында татар теле имтиханнарына әзерләндем: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган вариантларны карап чыктым, берничә тапкыр эшләп карадым. Шуңа күрә имтиханга мин үз-үземә ышанып бардым. Гаиләм татар теленнән имтихан тапшыруымны уңай кабул итте.
Киләчәктә тормышымны татар теле белән бәйләргә уйлыйм, чөнки туган телен камил белгән кеше беркайчан да югалмас, – диде Элина.
Казаннан Регина Инсапова: «Татар теленнән БДИ тапшырам, дигәч, әти-әнием шаккатты. Укытучылар куанды гына»
Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 10 гимназиясе укучысы Регина Инсапова КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына татар филологиясе юнәлешенә керүне максат итеп куйган:
– Татар теленнән имтихан тапшыруны югары уку йортына укырга керер өчен сайладым. Журналистика, телевидение, радио өлкәләре кызыксындыра, киләчәктә шунда эшләрмен, дигән уй-хыялларым бар.
Бердәм республика имтиханына укытучылар белән бергә әзерләндем. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында имтиханнарның демо-версияләрен табып, укытучыларым белән шуннан карап, әзерләнеп, биремнәрне эшләп карадым. Быел Яңа елдан соң әзерләнә башлаган идек. Шулай ук, кечерәк сыйныфларның татар теленнән дәреслекләрен алып, материал тупладым, темаларын укыдым.
Минем өчен БДИда иң авыры – инша язу иде. Имтиханда вакытым күбрәк шунда сарыф ителде. Әдәбияттан аргументлар китерергә кирәк иде. Ул рус теле имтиханына охшаган. БДИда, шулай ук, тест өлеше дә булды.
Татар теленнән БДИ тапшырам, дигәч, әти-әнием шаккатты. Укытучылар куанды гына. «Ярар, борчылма, әзерләнербез», – диделәр. 10-11 сыйныфта укыганда барлык сыйныфташларым да татар теле дәресләренә йөрде. Рус милләтеннән булган сыйныфташларымның күбесе татар телен аз гына булса да аңлый башладылар. Укытучыбыз бик әйбәт укытты! Татар теленнән укытучым, БДИга әзерләнгәндә, минем белән дәресләрдән соң кала, барысын да аңлата иде. Дәрес вакытында да еш кына өстәмә кирәкле мәгълүматлар тәкъдим итте. Татар теле дәресләре минем өчен бик файдалы үтте.
Моннан тыш, мин рус теле, җәмгыять белеме, математика (база) фәннәреннән имтиханнар сайладым, – диде Регина.
Иманым камил: җиде кызның җидесе дә киләчәктә югалып калмас, туган теленә, халкына, ватанына хезмәт итәр. Кызларның әле алдагы көннәрдә башка фәннәрдән БДИ тапшырасылары, исән-сау булып, югары уку йортына укырга керер өчен документларын илтеп бирәселәре бар. Үзләре теләгән югары уку йортына укырга керергә, үз һөнәрләрен сайлап, уңышлы гына эшләргә язсын дип теләп калабыз!
Материалны әзерләргә ярдәм иткән өчен Мөслимнән Наилә Сәлаховага, Әтнәдән Гөлнур Мөхәммәтҗановага рәхмәт белдерәбез.
Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыру турында мәгълүматлар:
- 2008 елда татар теленнән БДИны 385 укучы тапшырган.
- 2011 елда татар теленнән 40, әдәбияттан 5 укучы БДИ тапшырган.
- 2016 елда татар теленнән БДИны 67 укучы тапшырган (уртача балл – 74).
- 2017 елда татар теленнән БДИны 74 укучы тапшырган (уртача балл – 75).
- 2018 елда татар теленнән БДИны 18 укучы тапшырган.
- 2019 елда татар теленнән БДИны 15 укучы тапшырган.
- 2020 елда татар теленнән БДИны 9 укучы, шул исәптән Казаннан 1 генә укучы – 27нче гимназия укучысы Ләйсән Фатыйхова тапшырган иде.
- 2021 елда, пандемия сәбәпле, имтихан булмады.
- 2022 елда – 1 укучы.
- 2023 елда – 7 укучы.
- 2024 елда – 7 укучы.
2014 һәм 2015 нче елларда югары класс укучылары арасында бер генә укучы да әдәбияттан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырмаган. 2016 нчы елда татар әдәбиятыннан имтихан тапшыручы бер генә укучы булды.