news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бөтен тәме бәрәңгедә». Яңа ел табынына «Оливье» салаты ясау серләре һәм рецепт

news_top
«Бөтен тәме бәрәңгедә». Яңа ел табынына «Оливье» салаты ясау серләре һәм рецепт
Фото: © «Татар-информ»

Яңа ел табынына «Оливье» салаты ясау серләре «АиФ» сайтында чыкты.

«Оливье» салатының бөтен тәме – бәрәңгедә. Яңа елга «оливье» өчен яшелчәләрне дөрес итеп әзерләргә кирәк. Күп пешермәскә, яхшылап суытырга, ди оста пешекчеләр.

«Оливье» ясаганда, без иткә зур игътибар бирәбез, колбасаны сайлап алабыз, йомшак яшел борчак мөһим, майонез мөһим. Ә менә бәрәңге белән кишергә артык игътибар итмибез. Ә бит алар бик мөһим, чөнки яхшы әзерләнгән яшелчәләр – салат тәменең төп нигезе.

Яшелчәләрне мичтә пешерегез, мондый яшелчәләр суда пешкәнгә караганда тәмлерәк була. Моны төрле ысуллар белән эшләп була: фольгага төреп духовкага куярга, фольгасыз да пешерергә була. Иң мөһиме – духовкада артык озак тотмаска, яшелчәләрне артык пешермәскә кирәк.

Бәрәңгене кабыгы белән пешерү

«Оливье» өчен яшелчәләрне яхшылап юарга кирәк. «Бәрәңгене мундирда пешерергә кирәк, – дип билгеләп үтә шеф-повар Ярослав Иншаков. – Шулай иткәндә бәрәңгенең табигый тәме саклана».

Бәрәңгене аз гына тозлы суда пешерәләр, бәрәңгене башта салкын суга салырга кирәк, һәм суны артык кайнатмагыз – бәрәңге таралмасын.

Тозда пешерү

Яшелчәләрне салатлар өчен пешерүнең кызык ысулларының берсе – тозда.

«Башта яшелчәләрне яхшылап юалар, – дип аңлата шеф-повар Родион Садовский. – Табага эре диңгез тозын сибәләр, өстенә яшелчәләрне куялар. Фольгасыз пешерәләр, май да, тәмләткечләр дә өстәлми. Тоз җылылык аккумуляторы булып тора, яшелчәләрне яхшы җылыта һәм тигез пешәргә ярдәм итә. Яшелчәләр артык тозлы булмый, борчылмагыз. Пешергәндә аларны әйләндереп торырга кирәк».

Яхшылап суыту

Бәрәңге һәм кишер тураганда ябышмасын өчен, аларны бераз гына суыту җитми. «Бәрәңге суынгач, аны берничә сәгатькә суыткычка куярга кирәк, – дип киңәш итә Иншаков. – Бу вакытта яшелчәләр ныгый һәм формасын яхшы тота, һәм кисәкләр бер-берсенә ябышмый». Ә җылы килеш турасагыз, алар таралачак, ди шеф-повар.

Тигез пропорцияләр

Гадәттә без салатка бәрәңгене күбрәк салабыз, ә кишерне – бик аз гына. «Яшелчәләр, йомырка, борчакны тигез күләмдә алырга кирәк, – ди Иншаков. – Ә колбаса яки ит өлешен 2 тапкырга күбрәк. Шулай булганда, бик тәмле була».

Тавык һәм үрдәк ите белән оливье рецепты

  • 3-4 уртача зурлыктагы бәрәңге
  • 1-2 кишер
  • 150 г тавык филесе
  • 4-5 йомырка
  • 2 уртача зурлыктагы кыяр
  • 5-6 тозлы кечкенә кыяр
  • 100 г консервланган яшел борчак
  • 100 г майонез
  • 125 г салкын ысланган үрдәк филесе (грильдә пешкән үрдәк түшен дә кулланырга була)

1 нче адым. Бәрәңге һәм кишерне 180°C температурада духовкада (40-50 минут тирәсе) пешерегез. Суытып, кабыгын әрчегез.

2 нче адым. Тавык филесен аз тозлы суда 15-20 минут пешерегез. Суытыгыз.

3 нче адым. Йомыркаларны каты итеп пешерегез.

4 нче адым. Барлык ингредиентларны бер чама зурлыктагы шакмакларга турагыз.

5 нче адым. Барысын да зур савытка салыгыз.

6 нчы адым. Борачакны да өстәгез, суын алдан түгеп куегыз. Майонез белән болгатыгыз, тоз-борыч кушыгыз.

7 нче адым. Салатны 1-2 сәгать суыткычта тотыгыз – тәмнәре кушылсын өчен.

8 нче адым. Тәлинкә уртасына туры почмаклы форма куеп, салатны шунда салыгыз, аннары форманы сак кына алыгыз.

9 нчы адым. Үрдәк филесен бик юка телемнәргә кисегез һәм салат өстенә матур итеп тезегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар