Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен район хәсрәттә»: Яңа Чишмә районында Илһам Ярашевны җирләделәр

news_top_970_100
«Бөтен район хәсрәттә»: Яңа Чишмә районында Илһам Ярашевны җирләделәр
Шешминская новь

Яңа Чишмә районы Әдәмсә (Утяшкино) авылында 33 яшьлек Илһам Ярашевны җирләделәр. Ул махсус операциядә һәлак булган. Вафатыннан соң аңа «Батырлык өчен» ордены тапшырылды, дип яза «Шешминская новь».

«Бөтен район хәсрәттә. Бу – безнең өчен зур югалту. Илһам батырларча хәрби бурычын үтәде. Безнең өчен ул һәрвакыт герой булып калачак. Мин чын күңелемнән аның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләремне җиткерәм», – дигән район башлыгы Вячеслав Козлов.

Илһам Ярашев мобилизацияләнгәч, авыл җирлеге #времямолодых хештегы белән аның хакында мәгълүмат урнаштырган, аңа уңышлар, сәламәтлек теләгән, «гаиләсе, туганнары, дуслары аның өенә кайтуын көтеп тора» дип язган. Илһам 1989 елның мартында Үзбәкстанда туган, ул кечкенә чакта әнисе Татарстанга кайта. Илһам машинист булырга укыган, Түбән Кама шин заводында эшләгән. 2014 елда өйләнгәч, хатыны Людмила белән авылга кайтып, йорт сатып алганнар. 2022 елда Илһам авыл хуҗалыгы оешмасында эшли башлый, хатыны мәдәният йортында методист була. Әниләре исән-сау.

Илһамның китүе хакында постка дуслары: «Исән-сау әйләнеп кайт, без сине көтәбез», – дип язган булганнар.

Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Андрей Пичушкин, Илһамның әнисенә мөрәҗәгать итеп: «Сез чын ир-егет тәрбияләп үстергәнсез», – дигән һәм аңа «Батырлык өчен» орденын тапшырган. «Без чын герой белән хушлашабыз. Ул махсус операциядә батырлык күрсәткән. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», – дигән комиссар.

Мәктәп китапханәсендә Яңа Чишмә районында һәлак булганнар истәлегенә «Сезнең батырлык үлемсез!» дигән почмак булдырылган. Анда – Яңа Чишмәдән Владислав Курбатов, Черемуховаядан Данила Малолетков һәм Илһам Ярашев фотолары. «Алар кыска гомер кичерделәр, Ватаннарына горурлык белән хезмәт иттеләр» дип язылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100