Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен өй канда иде». Иглин авылында әтисе әнисен кыйнаганын бала күреп торган

news_top_970_100
«Бөтен өй канда иде». Иглин авылында әтисе әнисен кыйнаганын бала күреп торган
Фото: © «Татар-информ»

Башкортстанның Иглин авылында яшәүче гаиләдә канлы фаҗига була. Ир хатынын вәхшиләрчә кыйный, үтерү белән яный, чүкеч белән суга. «Бөтен өй канда була», – дип яза «Башинформ».

Җинаять 31 декабрьдә була, моны ир белән хатынның нәни улы күреп тора. Хатын хәмер эчкән, ире моны ошатмаган – талаш шуннан башланган. Ире кыйнагач, хатын полиция чакырган.

«Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Хатын ирен бүлеккә алып китүләрен таләп иткән. Гариза язарга кушкач, хатын баш тарткан, ире өстеннән берни язмаган. Шуңа күрә ирне алып китмәгәннәр», – дигән агентлык чыганагы.

Соңрак ир тагын хатынын кыйный, чүкеч белән суга. Гыйнварда хатынга экспертизага юллама бирәләр, ул экспертизага бара.

«Хәзерге вакытта судмедэкспертиза билгеләнде. Аның нәтиҗәсе буенча бу хатынның ирен җаваплылыкка тарту турында процессуаль карар чыгарылачак», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Хатынын кыйнаган ир-атны җинаять җаваплылыгына тартулары ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100