«Бөтен нәрсәгә сидек сеңгән»: Уфадагы хастаханәсе авырулары коточкыч шартларга зарлана
Башкортстан буенча Роспотребнадзор хезмәте Уфа хастаханәсендә антисанитариягә тап булган. Пациентларның берсе хастаханәдәге антисанитариягә зарлангач, ведомство тикшерергә килгән, дип яза ufacitynews.ru сайты.
Пациент 8нче хастаханәдә үлекле хирургия (гнойная хирургия) бүлегендә дәвалануын һәм монда чыдап булмаслык шартлар икәнен социаль челтәрдә язган. Аның сүзләренчә, монда пациентлар өчен «коточкыч» шартлар.
«Монда таракан оясы. Төнлә йоклап булмый. Әле палатадагы кран «йөреп» тора. Юынырга, савыт-саба юарга суны көйләү өчен, кранны тотып торырга кирәк. Ә тотып торырга җирәндерә, чөнки ярыктан тараканнар килеп чыга. Мин монда кергәндә, алдагы пациенттан калган мендәрне һәм юрганны алмаштырмадылар. Ә минем караватта йомышын астына йомышлаган әби яткан. Бөтен нәрсәгә сидек сеңеп беткән. Мондый шапшаклыкны һәм пычракны беркайда да күргәнем булмады», – дип зарланган ханым. Ул нинди дә булса чара күрүләрен үтенгән, хастаханәдә, бигрәк тә хирургия бүлегендә мондый хәл булырга тиеш түгел, дип әйткән. Пациент стеналар буйлап йөргән тараканнарның видеосын да куйган.
Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, ведомство хезмәткәрләре Уфаның Орджоникидзе районы прокуратурасы белән бергә хастаханәдә тикшерү оештырган. «Безнең белгечләр санитар законнарны бозуны ачыклады. Гаеплеләргә карата административ чаралар кулланылачак», – дип хәбәр иттеләр идарәдә.