news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бөтен нәрсә юк булды, эт янып үлде»: малосемейкадагы янгыннан соң гаилә өйсез калган

news_top
«Бөтен нәрсә юк булды, эт янып үлде»: малосемейкадагы янгыннан соң гаилә өйсез калган
Фото: © "Челнинские известия" газетасы сайтыннан

Шимбәгә каршы төндә Чаллыда 31/15 йортта тугызынчы каттагы дүрт бүлмәле малосемейканың бер бүлмәсендә – 12 квадрат метрлы йокы бүлмәсендә янгын чыккан. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Бүлмә хуҗасы Айгөл Гомәрова монда кызы белән яшәгән. Аның сүзләренчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынның якынча сәбәбен авария хәлендәге электр чыбыгы дигән – алюминий чыбыклар эрегән булган. Ут бүлмә эчендәге бөтен нәрсәне юкка чыгарган.

«Ут чыккан вакытта бүлмәдә эт бар иде – ул һәлак булды. Мин хастаханәдә сиделка булып эшлим, ул вакытта эштә идем, ә 13 яшьлек кызым кунакта иде. 20 яшьлек кызым үз гаиләсе белән яши, ипотека түли. Күршеләр арасында зыян күрүчеләр юк. Торак иминиятләштерелмәгән иде, мондый хәл килеп чыгар дип бервакытта да уйламадым. Бөтен нәрсә: суыткыч, чәйнек, батареяләр, пластик тәрәзәләр, ишек, диван, кәнәфи, шкаф, тумбалар, киштәләр, келәм, кием-салым, документлар янып бетте. Күптән түгел ремонт ясаган идем – яңа обойлар ябыштырдым», – дип сөйләгән зыян күргән ханым.

Айгөл соңгы берничә елда авыру әти-әнисен караган – әтисендә деменция, ә әнисендә инсульт булган. Аның сүзләренчә, малосемейкадагы күреше-күлән белән яшәү җиңел түгел, кайберләре эчә. Гомуми мәйдандагы – коридордагы, бәдрәфтәге чисталыкны ул саклап торган, гел юган, чистарткан. Болай яшәүдән туйса да, башка чарасы юк.

Яңа торак алырга акчасы юк, бүлмәне сатудан кергән акчага да яңаны алып булмый. Кем мондый җирдә яшәргә ризалашсын. Кызы укыган мәктәп якын булганга гына түзеп яши.

«Ирем үлде. Төпчек кызымны ялгызым тәрбиялим. Хәзер бүлмәне яңартырга кирәк – нәрсәдән башларга да белмим. Барысы да кыйммәт, кайлардан акча алырга? Беренче эш итеп, электрны аерым, күршеләр белән бернәрсә дә бәйле булмаслык итеп кертергә кирәк. Боларны кайчан яңартып бетерербез, күз алдына да китерә алмыйм. Хәзер әле иптәш хатында, әле кызымда яшәп торабыз. Беркемгә дә авырлык тудырасы килми», – дип йомгаклады Айгөл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар