Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен нәрсә яна, шартлый»: Волгоград өлкәсенә күпләп беспилотниклар һөҗүм иткән

news_top_970_100

Волгоград өлкәсенең Калачев районы халкы беспилотникларның массакүләм һөҗүменнән соң беренче минутлар турында сөйләде. Алар сүзләренчә, иртәнге өчтә бер-бер артлы булган шартлау тавышына уянганнар. Хәзер тирә-якта зәһәр көек исе таралган, Октябрьск бистәсендә яшәүчеләрне эвакуациягә әзерләгәннәр.

«Төнге өчтән соң йокламадым. Стеналар селкенеп торды. Нефть базасына БПЛА һөҗүм иткәч тә шулайрак булган иде. Гөжләп торды, шартлады. Шартлаулар бер-бер артлы булды. Нефть базасына ничә беспилотник төшкәне билгеле иде. Ә монда аңларлык булмады. Хәзер суларга һава юк. Җил юк, зәһәр көек исе тора. Анда бит хәрбиләрнең өйләре бар. Алар ничек икән?» – дип сөйли анда яшәүчеләр.

Кайбер кешеләр зур янгынның нәтиҗәләрен фотога да төшергән. Кадрларда күренгәнчә, куе кара төтен берничә километрга сузылган.

«Тагын оча. Алар аны тулысынча юкка чыгарды. Өченче яртыда башлаганнар иде, әлегә кадәр. Бездә җитди фаҗига булды. Барысы да яна, бөтен җирдә төтен, бөтен нәрсә шартлый. Барысы да күккә очты. Бөтен кеше өйдә утыра, беркем беркая чыкмый. Куркыныч. Бөтенесе дә курка», – дип сөйли алар.

Искәртеп үтик, 22 августта иртән Калачев районы халкы шартлау һәм зур янгын турында хәбәр итте. Хәбәрләр Октябрьск һәм Голубинский станицасыннан килде. Оборона министрлыгында хәбәр итүләренчә, узган төндә Волгоград өлкәсе территориясендә 13 БПЛА бәреп төшерелгән, дип хәбәр итә V1.RU сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100