Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен кулы канлы иде»: Дана Борисованың кызына эт ташланган

news_top_970_100
«Бөтен кулы канлы иде»: Дана Борисованың кызына эт ташланган

Кичә Дана Борисова кызы һәм эте белән Мәскәү өлкәсендәге бер ресторанда ял иткән. Дана китәргә җыенгач, аның кызына көтмәгәндә эт ташлана. Бу хакта СтарХит сайты яза. 

Бу ресторанга эт белән килергә яраган, шуңа күрә Дана һәм Полина үзләре белән шпиц токымлы Мишель кушаматлы этләрен дә алган. Көтмәгәндә джек-рассел-терьер токымлы эт аларның бөтен тынычлыгын боза.

«Полина ишек янындагы ахыргы өстәлдә утыра иде, мин рестораннан чыктым, ишекне ачтым, без китәргә җыенган идек. Ә бу эт Полина һәм Мишель утырган өстәл янына очып диярлек килде», – дип яза Дана Борисова социаль челтәрдә.

Дана нәрсә булганы аңларга да өлгерми кала, ләкин бу вакытта инде кызына зыян килә. «Мин кирегә йөгердем, официантлар йөгереп килде, этне тартып алырга тырыштык, ләкин ул тешләп өлгергән иде инде. Нык тешләгән, кул чуклары гел кан иде. Эткә котыру чиренә каршы прививка ясатылмаган булган», – диде Дана.

Кызны «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә алып киткәннәр, аның температурасы күтәрелгән. Хәзер аңа котыру чиренә каршы 6 укол ясарга кирәк була. Полинага ташланган этнең хуҗасы шушы ресторанның хуҗабикәсе булып чыккан. Дана Борисова полициягә язган гаризасында дәгъва белдермәве турында ышандырган – ул эшмәкәр ханым белән 200 мең сум күләмендә мораль компенсация турында килешә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100