Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен ишекне дә шакыйм»: Казанда күп балалы ана мобилизацияләнгән ирен кайтарырга тырыша

Татарстанның чакыру комиссиясе 16 яшькә кадәр 3 бала тәрбияләгән (на иждивении) ир-атларны мобилизацияләүне гамәлдән чыгарды. Күп балалы әтиләр инде өйләренә кайтты яки шушы көннәрдә кайтарылачак. Өч бала әнисе Эльвира Гаязова да ирен өйгә кайтару өметен өзми, хәер, аның очрагында моның җиңел генә булмаячагын да аңлый ул.

news_top_970_100
«Бөтен ишекне дә шакыйм»: Казанда күп балалы ана мобилизацияләнгән ирен кайтарырга тырыша
Султан Исхаков / «Татар-информ»

Беренче ире еш эчкән һәм кыйнаган

«Аны өйгә кайтару өчен ахыргача көрәшәчәкмен, тирә-яктагылар мине тилергән дип уйласа уйласын», – дип елый-елый сөйли Казанда яшәүче өч бала әнисе. Ул мобилизацияләнгән ирен хәрби әзерлекнең чираттагы этабына озатты.

Эльвира Гаязовага 30 яшь. Тыйнак кына бизәнгән, озын кара чәчле яшь ханым үзен бәхетсез дип саный. 5 яшендә аны әнисе ташлый – әтисе белән аерылыша һәм сеңлесе белән Грециягә күченеп китә, шуннан бирле әни белән кыз аралашмый. Озакламый Эльвираның әтисе башка хатынга өйләнә, ә кызын әбисе тәрбиясендә калдыра. Шәхси тормышында да озак кына бәхетсез була ул - беренче никахы уңышсыз булып чыга. Ире еш эчкән һәм хатынның тәне күгәреп беткәнче кыйный торган булган.

«Гел куркып яшәдем. Төннәрен ике баламны алып өйдән чыгып качкан вакытлар да булды», – дип исенә төшерә ул.

Бер мизгелдә Эльвираның түземлеге бетә, һәм ул, ике баласын алып, иреннән китә. Ул вакытта кызына 5, улына 3 яшь була.

«Балалар аның ирекле тормышына комачаулады. Беренче иремнең үз рәхәте өчен генә яшисе, дуслары белән очрашасы килде. Балалар өчен акча тотуны ул әрәм итү дип уйлады. Әнисенең яман шеш белән авырып вафат булуы да хәлне кискенләштерде. Ул бөтен ачуын, ярсуын миңа күчерде», – дип сөйләде Эльвира.

Иреннән киткәннән соң, яшь хатын алиментлар түләтү өчен судка бирергә тели. Әмма тукталып кала, курка: элекке ире янаган, кыйнау белән куркыткан. Эльвира балаларын үзе генә үстерергә карар кыла.

Иреннән китеп өч ай узгач, Эльвира хезмәттәшенең туган көн бәйрәмендә Илфат белән таныша. Ул Эльвирадан 5 яшькә кечерәк, әмма яшь аермасы да, беренче никахыннан туган балалар да Илфатны туктатып калмый. Ул бер фирмада директор урынбасары булып эшли, ә Эльвира сәүдә өлкәсендә хезмәт куя.

«Беренче елда миңа барысы да бик сәер тоелды. Ул миңа финанс яктан ярдәм итте, балаларны карады. Мин һәркөн ниндидер этлек, хәйлә эзләдем, әмма таба алмадым», – дип сөйли Эльвира.

 

Фото: © Эльвира Гаязованың шәхси архивынан

Икенче тапкыр ЗАГСКа барырга ашыкмый

Эльвираның яңа пары аның балалары белән уртак тел таба. Илфат – педагогик белем алган кеше, элек спорт секциясендә балалар тренеры булып эшләгән. Бәлки шуңа күрә дә балалар белән уртак тел таба алгандыр, дип уйлый Эльвира. Яшьләрнең мөнәсәбәтләре тиз үсә, озакламый алар бергә яши башлый, ә бер елдан Илфат Эльвирага кияүгә чыгарга тәкъдим ясый.

«Ул коронавирус башланган вакыт, үзизоляция чоры иде. Без ЗАГСка гариза бирүне кичектереп тордык. Шул вакыт эчендә язылышмый гына яшәдек. Быелның гыйнварында балабыз туды, ә без соңрак, июльдә язылыштык», – дип аңлатты өч бала әнисе.

Эльвира икенче мәртәбә ЗАГСка барырга ашыкмый, чөнки аны болай да барысы да канәгатьләндергән була. Илфат акчаны яхшы эшли, юмарт, аны да, балаларны да тәэмин итеп тора.

«Шактый әйбәт яшәдек, финанс ягыннан гына, дип әйтүем түгел. Ул беркайчан да балаларны аермады, олы кызыма дәресләрен әзерләргә булышты, кечкенәсен балалар бакчасына йөртте», – дип искә ала Эльвира.

Мөнәсәбәтләрен рәсми теркәргә Илфат үзе мәҗбүр итә. Әмма Илфат Эльвираның беренче никахыннан туган балаларын уллыкка алмый. Эльвира әйтүенчә, алар бу хакта уйланмаган. Яшьләр көнкүрешләрен җайга сала, кредитка машина сатып алалар, үз өйләрен алырга да уйлап йөргәннәр.

«Мобилизация турында игълан ителүгә үк, ул миңа шундук: «Мине алырлар инде!» – диде. Ул моны сизенгән! Аны шундук – 23 сентябрьдә мобилизацияләделәр», – дип сөйләде Эльвира.

Илфат Лаеш районында теркәлгән, аны шунда мобилизацияләгәннәр. Гаилә башлыгына повестканы район хәрби комиссариаты вәкиле һәм район башлыгы тапшырган. Илфатны «Казан Экспо»га җибәрәләр. Эльвира иренә бөтен кирәк әйберне: берцелар, рюкзак, бронежилет, махсус кием, аптечка, каска, спальник җыярга булыша. Илфат хәрби әзерлекне Казан янында узганда, яшьләр еш күрешеп торган.

«Һәр күрешкән саен күз яшьләремне чак тыеп тордым. Шимбә көннәрендә аларны чыгардылар, машинага, балалар янына барырга була иде. Әле күптән түгел дарулар илттем», – дип сөйләде Эльвира.

 

Фото: © Эльвира Гаязованың шәхси архивыннан

Балаларны карарга 72 яшьлек әбиләре булыша

Илфат полигонда өйрәнүләр вакытында туңган һәм салкын тидергән. Көз, салкын һәм дымлы һава – шуңа күрә күпләр авырып киткән. Эльвира сүзләренчә, хәрби тормышның бөтен кыенлыкларына карамастан, аның ире Ватан алдында бурычын үтәргә әзер. Ләкин ул аның өчен бик борчыла. Моннан тыш, хәзер Эльвирага балаларын тәрбияләү белән берүзенә генә шөгыльләнергә туры килә.

Аның 72 яшьлек әбисеннән башка ярдәм өмет итәр кешесе юк. Башта ул оныгын үстергән, ә хәзер исә оныгының балаларын карашырга туры килә. Эльвира кече баласы өчен пособие ала. Олы балалары – берсе мәктәптә, икенчесе балалар бакчасында бушлай туклана. Башка бер ярдәм дә юк, дип ышандыра Эльвира.

«Болар берсе дә – проблеманы хәл итү юлы түгел! Машина кредитын безгә әлегә кадәр капламадылар, ай саен 15 мең түләп барам», – дип сөйләде Эльвира.

Илфат мобилизациягә эләккәннән бирле, ул аны төрле юллар белән кире кайтарырга тырыша. Моның өчен төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән.

«Кермәгән бер ишегем калмады: Лаеш районы прокуратурасына, райвоенкоматка, Татарстан Дәүләт Советы депутатларына, Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодинга яздым, хәтта Владимир Путинга да туры мөрәҗәгать җибәрдем. Район прокуратурасында миңа ярдәм итә алмадылар. Ә военкоматта бөтенләй кычкырып кына ташладылар. «Үзегез тапкан балаларыгызны, үзегез тәрбияләгез!» – диделәр», – дип үртәлә Эльвира.

 

Фото: © Эльвира Гаязованың шәхси архивыннан

«Иремә повестка тапшыргач, елап кына яттым»

Илфат хәрби медкомиссия узган, тик әлегә нәтиҗәләре билгеле түгел. Эльвира аны гипертоник, бөерендә ташлар бар, дип ышандыра һәм боларны военкоматта исәпкә алырга тиешләр иде, дип әйтә.

«Мин болай да авыр яшәдем. Гомеремнең икенче өлеше яхшырак булыр кебек тоелган иде. Иремә повестка тапшыргач, елап кына яттым. Алга таба ничек яшәргә һәм нәрсә эшләргә икәнен аңламадым. Башта әле «аны кайтара алырмын» дигән өмет бар иде, әмма вакыт чыкты, мин булдыра алмадым», – дип авыр сулады Эльвира.

Хәзер аның зур кызы Эмилиягә – 8, Робертка 6 яшь, ә төпчеге Амирага 8 ай. Бу хәлләрнең барасына да Эльвира үзен һәм үзенең бәхетсезлеген гаепли.

«Әгәр ирем минем белән танышмаган булса, бәлки, аның хәзер барысы да яхшы булыр иде», – дип уйлый Эльвира.

Үзбәясен күтәрү өчен, Эльвира «Лучшая ты» проектында катнашырга уйлаган. Хәзер аның белән стилистлар, психологлар, косметологлар һәм төрле коучлар эшли. Башта Эльвира рухи яктан күтәрелергә, тернәкләнергә уйлый, ә соңыннан яңа өлкәдә үз көчен сынап карарга – косметолог булып эшли башларга тели.

 

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Кызганыч, юридик яктан ул аларга беркем дә түгел»

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының чакыру комиссиясе 16 яшькә кадәр 3 бала тәрбияләгән, тәэмин иткән ир-атларны мобилизацияләү турында муниципалитетларның чакыру комиссияләре карарын гамәлдән чыгарды.

«Бу гражданнарның гаризалары һәм балаларының туу турында таныклыклары нигезендә мобилизация турында карар гамәлдән чыгарыла. Бу турыда карар 21 октябрьдә республиканың оператив штабы утырышында кабул ителде», – дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Бу яңалык Эльвирага ирен кире кайтарырга ярдәм итәрме? Бу мәсьәлә буенча «Татар-информ» хәбәрчесе хакимият вәкилләренә мөрәҗәгать итте.

«На иждивении» дигән сүз – ир кешенең әти яки уллыкка алучы булуын күздә тота. Мобилизациядән кичектерү чын хокукый документлар нигезендә бирелә. Документлар буенча ул 3 бала әтисе булып саналмый», – дип аңлаттылар «Татар-информ»га республика Хәрби комиссариатында.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец та бу сорауга шулай ук җавап бирде.

«Кызганыч, юридик яктан ул аларга беркем дә түгел», – дип аңлатты ул.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында хәбәр итүләренчә, мобилизацияләнгән ир-атны 16 яшькә кадәрге 3 яки 16 яшькәчә 2 бала һәм йөкле хатынын (йөклелек 22 атнадан зуррак булмаска тиеш) тәрбияләүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә чакыруны кичектерү мәсьәләләре буенча эшче төркем 2022 елның 21 октябреннән бирле эшли. Ул шушы нигезләмә буенча демобилизация турында рапортлар кабул итә.

«Татарстан Чакыру комиссиясе карар кабул итте, демобилизация турында рапортлар тапшырган күп балалы әтиләр барысы да өйләренә җибәреләчәк, кемдер инде өенә кайтып та китте. Чыннан да, 16 яшькә кадәрге 3 баланы тәрбияләгән мобилизацияләнүчеләрдән берничә мөрәҗәгать кергән. Әмма бу балаларның берсе яки икесе – мобилизацияләнгән ирнең хатынының беренче никахыннан туган балалар. Кызганыч, мондый күп балалы әтиләр гомуми нигез буенча кичектерелмичә генә чакырыла», – диде Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Хәзер күп балалы Эльвира Гаязова хәрби-табиблык комиссиясе нәтиҗәләрен көтә, ә соңыннан судка гариза бирергә җыена. Ул иренең 3 баланы тәэмин итүен һәм өйдә кирәк булуын расларга тели. «Татар-информ» әлеге тарихның дәвамын күзәтеп барачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100