Чаллыда 1 ай буе югалган ир-атны эзләгәннәр. Бу эшкә күрәзәчеләрне дә җәлеп иткәннәр. «Татарстан 24» шул хакта яза.
Әлеге ир-ат 58нче комплекстагы өеннән эшкә дип чыгып китә һәм югала.
9 майда югалган бу кешене 1 ай чамасы вакыт узгач «Палитра» сәүдә үзәгендә тапканнар. «ОРЕЛ» эзләү-коткару отряды бу турыда Chelny-biz.ru сайтына сөйләгән.
Ир-ат медицина ярдәменә мохтаҗ булган. Туганнары аны эзләү өчен күрәзәчеләргә дә мөрәҗәгать иткән. «Ир-атны бөтен илдәге күрәзәчеләр эзләде. Гаиләгә егермеләп төрле капма-каршы фаразлар әйткәннәр», – диелә бу хәбәрдә.
Бу вакытта волонтерлар медицина оешмаларына шалтырата, шаһитларны һәм танышларын сораштыра.
Табылган ир-ат исә: «Казанда шәхси эшләрем белән йөрдем», – дигән.