«Бөтен гаишниклар да «Эчтеңме?» дип сорый. Ичмасам, ник берсе «Ашадыңмы?» дип сорасын»
● ● ●
– Әнисәгә кияүгә чыгарга ничек тәкъдим ясый алдың?
– Ничек дип... Сөйләшеп утырдык-утырдык та, бүтән әйтер сүз калмагач, авыздан ычкынып китте инде…
● ● ●
– Доктор, минем «депрессия» дигән диагноз алдыннан «бөек» сүзен өстәп куя алмассызмы?
● ● ●
– Нәрсә белән шөгыльләнәсең?
– Көн саен бер юл җөй әмәлләмичә калмыйм.
– Язучымы әллә?
– Юк, тегүче.
● ● ●
Булдыклы кеше бер үк вакытта берничә җирдә була ала. Мәсәлән, Гавай утрауларында һәм Федераль эзләүдә.
● ● ●
– Тормыш ничек кискен үзгәрде.
– Ни өчен?
– Элек «миңа гадәттәгечә» дигән сүзләр белән рестораннарга керә идем. Ә хәзер аптекага шулай дип керешле.
● ● ●
Даһиларның өендә һәрвакыт тәртипсезлек булган, диләр. Үземнең балама карыйм да... Горурлык туа! Эйнштейн тәрбиялим түгелме!
● ● ●
– Сез ничек бомж булдыгыз соң әле?
– Госуслугадагы ниндидер кирәк булмаган кнопкасына басканмын…
● ● ●
Җитәр! Күз врачына барырга кирәк! Кибеткә керәм – күзләрем акая. Бәяләргә карыйм – күзләр маңгайга менә. Кошелёкка күз төшерсәм – гомумән, бернәрсә күрмим…
● ● ●
– Ә нигә мунчада толыплар һәм пәлтәләр киеп утырасыз?
– «Шәрә кичәдә» дип гаеп тагулары бар – куркабыз.
● ● ●
Пластик клиниканың эконом-классыннан чыккан клиентларның йөзләре бик тозсыз, ләкин ачулы тоела.
● ● ●
Еллар үтү белән хатын-кыз гомере буе хыялланган ир кеше сыман булып бетә.
● ● ●
Рус телен тутырган бу чит ил сүзләре шулхәтле теңкәгә тиеп беттеләр! Менә, мәсәлән, толерантность... Нигә сезгә «пофигизм» дигәне ошамый?
● ● ●
Рәсәйдә кем дәүләттән тизрәк урлый, теге аннан алдан урлаганчы, шул баеп калырга өлгерә.
● ● ●
Чибәр хатынга барысы килешә. Бәләкәй, пеләш һәм карт миллионер да.
● ● ●
Иртән икра ягам да бутерброд ашыйм. Күрәсезме – тормышым әйбәт! Язын кабачкиларны күбрәк утыртыйм әле…
● ● ●
Элек балалар өлкәннәрнең киемен киеп үстеләр. Хәзер әти-әниләре балаларының телефонын кулланып гомер үткәрәләр.
● ● ●
– Яңа хуҗагыз ничек?
– Кырыс, ләкин гадел: башта җәза гына бирә, соңыннан барыбер чарасын таба.
● ● ●
Эшсезлектән борчылып, йокламый интеккән ир төнге каравылчы булып урнашкан. Ул хәзер тынычланган. Рәхәтләнеп йоклый.
● ● ●
– Безнең икътисад үсештә!
– Нәрсә, урлауны киметтеләрме әллә?
– Юк, урлау һаман шул рәвешчә. Шунысы игътибарга лаек: хәзер санкцияләр аркасында урланган әйберләр үз илебез эчендә кала, ә бу исә икътисадыбыз үсүенә уңай йогынты ясый!
● ● ●
Табиб киңәше:
– Иптәш пациент, аякларыгыз туңмасын өчен, бары тик ялгыз йокламаска гына кирәк... Менә мин хатыным белән йоклыйм, аякларым беркайчан да туңмый.
– Иптәш врач, ә сезнең хатыныгыз мине дәваларга риза булмас микән?!
Сүз иярә сүз
Бездә бердәнбер тыю билгесе – юлга аркылы яткан бетонблок, калганнары кисәтү билгеләре.
● ● ●
Аварияләрнең сәбәбе – машина йөртүчеләрнең кичәге юллар буйлап иртәгәге машиналар да берсекөнге тизлек белән элдертүе.
● ● ●
Машина никадәр начаррак булса, сигнализациясе катырак кычкыра.
● ● ●
Машина йөртүче, исеңдә тот!
Машинаның теге ягында да тормыш бар!
● ● ●
Бөтен гаишниклар да «Эчтеңме?» дип сорый. Ичмасам, ник берсе «Ашадыңмы?» дип сорасын.
● ● ●
Шәһәр буенча йөргәндә машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен светофор сигналлары бары тик тәкъдим генә булуын аңлыйсың.
● ● ●
Бездәге ирләр генә руль артындагы хатын-кызлардан трамвайда утырып барган хәлдә көлә ала.
Юкка әйтмәсләр…
Әгәр мин сиңа ошамыйм икән, бу – бәла түгел. Бөтен кеше дә зәвыклы була алмый бит.
Акча бәхет китерми, диләр. Тик шулай да моны үзеңә тикшереп карарга кирәк.
Баштагы пеләш – ул уйлар белән тапталып чыккан алан.
Ул хатын-кызны яратып бетерми иде. Вакыты җитмәгәнлектән.
Әгәр сыртыгызга төкергәннәр икән, борчылмагыз. Димәк, сез алда.
Намус никадәр чистарак булса, аның сатылу бәясе югарырак.
Аек фикер йөртә башласаң, исергәнче эчәсе килә.