«Бөтен гаиләсе һәлак булган»: Гаиләсез калган Газзә студентларына Казанда ярдәм җыялар
Палестинадан, төгәлрәге, инде өченче ай сугыш барган Газзә секторыннан Казанга укырга килгән студентлар авыр хәлдә калган. Аларның кайберләренең әти-әниләре һәм барлык якыннары һәлак булган, нәтиҗәдә аларның уку һәм торак өчен түләргә акчалары юк. ТР мөселманнары Диния нәзарәте ятим калган студентларны үз канаты астына алды.
Казанның дәүләт югары уку йортларында – федераль медицина, технология, энергетика университетларында, шулай ук ветеринария медицинасы академиясендә Палестинадан 26 студент, шул исәптән Газзә секторыннан 10 студент белем ала. Бу хакта «Республика Татарстан» сайтында Лика Исаева яза.
7 октябрьдән соң Палестинадан Россиягә килеп укучы күп кенә студентлар туган илләреннән туганнары һәм якыннары һәлак булуы, йортлары җимерелүе турында фаҗигале хәбәрләр алды.
Мәсәлән, КДМУ студенты Алашкар Әхмәт Абдалла Мостафа Израиль тарафыннан ясалган чираттагы һөҗүм вакытында бөтен гаиләсен югалткан. Әтисе һәм әнисе, барлык туганнары – барлыгы 18 кеше һәлак булган. Әти-әнисе улларының табиб булуын бик теләгән була, хәзер ул, аларның ярдәменнән башка, медицина университетының ординатурасында уку өчен түли алмый – бу елына 200 мең сумнан артык тора. Аның хәзер кайтырга урыны да юк – Газзә җир йөзеннән юкка чыгарылган диярлек.
Ветеринария медицинасы академиясе студенты Абу Алаиш Кәрәм да шундый ук хәлдә калган – туганнары үлгән, һәм аның Казанда уку өчен дә, арендага алынган торак өчен дә түләргә акчасы юк.
Студентларның хәле турында беренче булып аларның элеккеге ватандашы, «ТР гарәп студентлары берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Ясер Алхамсс белеп ала. Ул үзе Казанда 2002 елдан бирле яши, энергоуниверситетны тәмамлый һәм монда яшәп кала, өйләнә, 2 баласы туа, кандидатлык диссертациясен яклый. Хәзер Ясерга 40 яшь, һәм ул Казанга укырга килгән якташларын әтиләре кебек кайгыртырга тырыша. Чөнки ул рус телен генә түгел, ә еш кына инглиз телен дә белмәгән кешеләргә никадәр авыр булуын бик яхшы белә. Ясер яшьләргә барлык мәсьәләләр буенча ярдәм итә, тәрҗемәче сыйфатында миграция хезмәтенә, югары уку йортларының кабул итү комиссияләренә озата бара, Россиядә нинди традицияләр һәм гореф-гадәтләр булуын аңлата.
Палестинага бәла килгәч, Ясер шунда ук якташларын кайгырта һәм алар өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов белән очрашу оештыра. Элегрәк Палестина студентлары белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашкан иде.
Исегезгә төшерәбез: Газзә секторы территориясендә хәрби конфликт башланганнан соң ук, Татарстан мөселманнары, үз инициативалары һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, сугыш хәрәкәтләре зонасында яшәүче диндәшләр өчен гуманитар ярдәм җыюны башладылар. «Зәкят» фонды ярдәм җыю пунктларының берсе итеп билгеләнде. Соңыннан фонд Газзә секторына МЧС самолеты белән 20 тонна гуманитар йөк: азык-төлек, кием, портатив электр мичләре, пледлар һәм юрганнар җибәрде. Бу атна башына Газзә халкына ярдәм итү өчен җыелган акчаларның гомуми суммасы 53 млн сумнан артып киткән.
10 декабрьдә «Зәкят» фонды җитәкчеләре белән очрашуда Палестинадан килгән Казан студентлары үз проблемалары турында сөйләделәр һәм кирәкле матди ярдәм алу өчен документлар тапшырдылар. Аларның кайбер проблемалары чишелгән инде. Фонд мәгълүматлары буенча, 3 студентка 500 мең сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. Акча җыю дәвам итә.
Палестина студентларына хәзер Татарстанның башка хәйрия фондлары да ярдәм итәргә тырыша. Чөнки аңлашылганча, аларга бер тапкыр түгел, ә даими ярдәм кирәк булачак, һәрхәлдә, туган илләрендә сугыш беткәнче.
Татарстандагы мөселман хәйриячеләре ноябрь аенда Палестинадан Казанга кайткан якташыбыз Рушания Закировага торак сатып алу өчен акча җыюларын да дәвам итә. 43 яшьлек Рушания Палестинада 20 ел яшәгән, Казан медицина институтын тәмамлаган ире белән бергә шунда киткән булган. Рушаниянең «ашыгыч ярдәм» хезмәтендә эшләгән ире 2008 елда гарәп-израиль конфликтының чираттагы кискенләшүе вакытында һәлак була. Хатын аннан соң үлгән иренең абыйсына кияүгә чыга. Аны икенче ире, 6 баласы һәм 3 оныгы белән бергә, туган ягына – Казанга җибәрергә өлгерә һәм күптән түгел үзе һәлак була. Зур гаилә Авиатөзелеш районында Рушаниянең әти-әнисе янына урнаша. Анда, әлбәттә, кысан. Башта хәйриячеләр күп балалы гаиләгә 3 бүлмәле фатир сатып алырга җыеналар, ләкин соңыннан «йорт кирәк» дип карар итәләр.
– Казанда бик яхшы кешеләр яши, – ди Ясер Алхамсс «РТ» корреспонденты белән әңгәмәдә. – Мин бу шәһәрне бик яратам, аны якташларыма күрсәтәм, һәр урам, танылган кешеләр яшәгән һәр йорт турында сөйли алам. Мин Палестинада да туган шәһәрем турында бу кадәр белми идем, Казанны беләм. Палестинага зур бәла килде. Минем дә андагы туганым нык зыян күрде, бомбага тоту вакытында яраланганнан соң аның аягын ампутацияләделәр. Бәхеткә, гаиләдәге башка туганнарым зыян күрмәгән, әмма шартлау дулкыны йортның түбәсен җимергән...