Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен гаиләләре белән үлделәр». Бәйрәмгә барганда авариядә 5 кеше һәлак булган

news_top_970_100
«Бөтен гаиләләре белән үлделәр». Бәйрәмгә барганда авариядә 5 кеше һәлак булган
Фото: https://t.me/proctuva, Тыва прокуратурасы

Тува Республикасының Улуг-Хемский районында авариядә 5 кеше һәлак булган. Авариядән соң республиканың урман хуҗалыгы министрын һәм төбәктә «Авиалесохрана» җитәкчесен эштән җибәргәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» республика башлыгы Владислав Ховалыгка сылтама белән яза.

Фаҗига 8 сентябрьгә каршы төндә «Енисей» трассасында була. Биредә ГАЗ «Вепрь» машинасы «Хонда» автомобиленә бәрелә. «Хонда»да бер гаилә кешеләре була. Якынча белешмә буенча, ГАЗ каршы як полосага чыккан.

Аварияне «Авиалесохрана» машинасын йөртүче китереп чыгара. Тикшерү аның канында алкоголь микъдары 5 тапкыр артык булуын күрсәтә.

«Хонда» машинасында 5 кеше һәлак була. Алар Шагаан-Арыгка нигез салынуга 135 еллыкны һәм үзләренең районы оешуга 100 еллыкны бәйрәм итәргә барырга чыккан булган. Фаҗигадән соң бәйрәм чараларын киләсе атнага күчергәннәр.

Һәлак булучылар – гаилә башлыгы, ул гади эшче, әниләре – ана теле укытучысы, уллары – студент, шулай ук әбиләре һәм туган апалары. Олы уллары имгәнгән, ул хастаханәдә. Кече уллары – 2 сыйныф укучысы – өйдә калган булган, аның белән психологлар эшли.

Бөтен районда матәм көне игълан ителгән.

«Авария ясаучы исерек булган, нәтиҗәдә, бөтен гаилә диярлек һәлак булды. Бу – хезмәт дисциплинасы контроле булмау һәм ваемсызлык аркасында килеп чыккан. Без рульдә исерек йөрүчеләр белән җитди көрәш алып барганда, бу мөмкин хәл түгел», – ди Тува башлыгы Владислав Ховалыг.

Фото: © https://t.me/proctuva

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100