news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бөтен фатир буйлап чабышалар»: тере чыршы куючылар өйләрен талпан басуга зарлана

news_top
«Бөтен фатир буйлап чабышалар»: тере чыршы куючылар өйләрен талпан басуга зарлана
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия халкы сатып алган тере чыршылар белән бергә өйләренә талпаннар кайтуга зарлана башлады. Бөҗәкләр һөҗүме турында социаль челтәрләрдә язалар, дип хәбәр итә Рен-ТВ.

«Беренче атнада, көненә 1-2 талпан күреп, аптырадым. 8-10 көннән тәүлегенә 50-70ләп талпан чыга башлады», – дип сөйләгән бер сатып алучы.

Кыш салкын булмаса, чыршы талпаннары кыска вакытлы йокыга гына тала. Җылы фатирга кергәч, алар уяна башлый. Әгәр мондый талпан кешегә кадалса, энцефалит һәм боррелиоз йогарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар