Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен бүлмә канда» – Көнче ир баласы алдында хатынының кулын кисеп алган

news_top_970_100
«Бөтен бүлмә канда» – Көнче ир баласы алдында хатынының кулын кисеп алган
Фото: © "Татар-информ"

Пермь краеның Александровск шәһәрендә 27 яшьлек ир-ат хатынын имгәткән. Бу турыда «Вести» каналы тикшерүчеләргә сылтама белән хәбәр итте.

Ул хатынын караватка наручник белән бәйләп куя, 3 көн буена кыйный, аннары чәчләрен кырып ала һәм кул чугын чабып өзә.

Хатын бик күп кан югалта, ләкин котыла ала.

Җәйнең беренче аен Анастасия фатирда бик астында уздыра, ире Владислав алкоголь һәм наркотиклар аркасында агрессорга әверелә. Хатынын кыйный, көнли. Бу хәлләрне ир белән хатынның 5 яшьлек улы күреп тора.

1 июльдә кич белән Владислав балта алып кайта һәм Анастасиянең кулын чабарга җыена. Хатын балтаны яшерә. Ләкин ир моның белән генә туктамый, пычак һәм чүкеч ала. Баланы күрше бүлмәгә кертеп бикләп куя. Ир барысын да эшләгәч, бөтен бүлмә канга баткан була. Хатынын ванна бүлмәсенә кертеп җибәрә, үзе идәнне юа, документларын җыя һәм баласын алып чыгып китә. Юлда барышлый «ашыгыч ярдәм» чакыра.

Анастасиянең гомерен саклап калалар, тик кулын кире тегеп куя алмыйлар. Владиславны тоткарлыйлар. Ул СИЗОда утыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100