Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен бәрәңге өшегән» – Татарстанның кайбер районнарында кырау төшкән

news_top_970_100
«Бөтен бәрәңге өшегән» – Татарстанның кайбер районнарында кырау төшкән
Видеодан скриншот

Социаль челтәрләрдә авыл кешесе өчен үзәк өзгеч видео-фотолар чыкты. Видеода күренгәнчә, әле яңа гына чыгып, күтәрелеп килүче бәрәңгеләр өшегән. Бу видео Татарстанның Әгерҗе районы Иске Эсләк авылында төшерелгән, дип хәбәр ителә.

«Бүген, 12 июньдә, һава температурасы 0дән түбән иде. Бөтен бәрәңге өшегән», – дип сөйли бакчасына чыккан берәү.

«Ай-ай, бу бәрәңгене коткарып буламы?» – дип сораучыларга кемдер «юк» дип язса, икенчеләре «өшегән өлешен кисеп алырга, кырыеннан үсенте җибәрә» дип киңәшен биргән.

«Яшел Үзән районы Яңа Тура бистәсендә кабакларны кырау алды»;

«Мамадыш районы Олыяз авылында да әнинең бөтен утыртканы өшегән»;

«Актаныш районы Иске Байсарда да шул хәл»;

«Мәскәүдә төнлә һава температурасы +5 градус, берни үсми»;

«Башкортстанда, Пермь краенда да шул ук хәл», – дип комментарийлар калдырган бакча эшен яратучылар һәм авыл кешесе хезмәтен кызганучылар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100