Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен авыл сөйли». Төнлә яшен сугып үтергән хатынның ике баласы ятим калды

news_top_970_100
«Бөтен авыл сөйли». Төнлә яшен сугып үтергән хатынның ике баласы ятим калды
Фото: © "Татар-информ"

Байкал аръягында электрон тәмәке тотып төнлә урамга чыккан хатынны яшен сугып үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

40 яшьлек Елена В. Читадан Байкал аръягына кунакка килә. Гадәти шәхси йорт, бәдрәф урамда. Яңгыр яуса да, кар булса да, урамга чыгасы. Яшенле яңгыр вакытында Елена урамга чыгып китә, керешли электрон тәмәке тартмакчы була. Шул чакта яшен яшьни, һәм Елена егылып үлә.

«Хуҗалар тәрәзәдән яшеннең тәмәкегә сугуын күрә. Алар урамга йөгереп чыга, тик Елена сулыш алмый инде. Тәнендә пешкән урын була. Аннары «ашыгыч ярдәм», полиция килә. Ләкин ярдәм итеп булмый иде инде. Аның 2 баласы калды», – дип сөйли танышлары.

Елена электрон тәмәке аркасында үлде, дип бөтен авыл сөйли. Ләкин Сәламәтлек саклау министрлыгы да, полиция дә моны расламый.

«КП» хәбәрчесе галимгә мөрәҗәгать иткән. Физика-математика фәннәре докторы, профессор Иркутск дәүләт университетының физика факультеты деканы Николай Буднев җавап бирә.

«Электрон тәмәке яшенне тарткан, дигән сүз – бик шикле. Ул – зур булмаган объект, егәрлеге бик аз булу сәбәпле, ул, «антенна» булып, электромагнитик кыр тудыра алмый. Хатын-кыз урамда бераз тоткарланган – нәкъ менә шушы чакта ул үзе яшенне тарткан объект булган. Фәнни яктан абсолют исбатланган факт – яшен сугар өчен иң биек предметны эзли. Шуңа күрә урамга чыккан кеше үзе яшен өчен бик «кызыктыргыч» була. Безнең организм электр тогын яхшы үткәрә, чөнки ул шактый дәрәҗәдә судан һәм тозлар эремәсеннән тора», – ди галим.

Июньдә Дагыстанда көтүчене һәм 51 сарыкны яшен сугып үтерде. Куркуга калган хайваннар хуҗа янына җыела, шуңа күрә корылма аларның барысы аша уза. Башта көтүче телефоннан сөйләшкән, диләр. Ләкин соңрак бу мәгълүмат расланмый. Шулай да аның телефоны үзе белән була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100