Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен авыл эзләште». Урманда югалган 5 яшьлек малайны тугры эте коткарган

news_top_970_100
«Бөтен авыл эзләште». Урманда югалган 5 яшьлек малайны тугры эте коткарган
Фото: https://primorsky.sledcom.ru

Приморье өлкәсенең Хрустальный авылында 2 апрельдә югалган 5 яшьлек баланы тапканнар. Аны Тикшерү комитеты хезмәткәрләре, коткаручылар, хокук саклаучылар, авыл халкы, волонтерлар эзләгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Приморье крае буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Малайны этләр белән кинологлар да эзли. Эзләү төн буе дәвам итә. Сабыйны икенче көнне урманда табалар. Ул җирдә ята, янында эте була.

«Эт баланың гомерен саклап калган, урманда берничә сәгать дәвамында малай бик нык туңган. Табиблар аңа өшү диагнозы куйган. Хәзер бала хастаханәдә», – диелә ведомство хәбәрендә.

Тикшерү комитеты балаларны урманнар, сулыклар һәм куркыныч булган башка урыннарда караучысыз калдырмаска чакыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100