Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен авыл елады». Авылга бердәнбер фельдшер хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100
«Бөтен авыл елады». Авылга бердәнбер фельдшер хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр
Фото: © "Татар-информ"

Томск өлкәсендә Иштан бистәсендә эшләүче фельдшер хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат дусты белән өйгә шәфкать туташы чакыра. Исерек ир-атлар чакыру буенча килгән хатынны үтерә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Ачыкланганча, ир-атлар бик исерек була, ни кылганнарын да иртән генә аңлыйлар. Шуннан соң алар мәетне кискәләргә бүлә һәм урманга илтеп күмеп куя.

Авылдагы бердәнбер фельдшерны бөтен пациентлар яраткан. «Бөтен авыл акылдан яза инде. Аллаһ биргән фельдшер иде. Көн дими, төн дими, гел йөгерде», – ди биредә яшәүчеләр.

Ольга З. исемле фельдшер бистәдә 30 ел эшли, берничә буынны дәвалый, бөтен вакытын эшкә бирә.

«Бик яхшы кеше иде. Аны бөтен авыл яратты, хөрмәт итте. Фаҗига турында белгәч, бөтен авыл елады», – ди авылдашлары.

Фаҗига булган көнне Ольга, караңгы төнгә карап тормый, җәяүләп, чакыру буенча бара. Аны биредә яшәүче ике ир-ат – Андрей В. һәм Фәрит Б. чакыра. Ир-атлар башта эчкән, аннары талашкан. Берсе икенчесенә спирт сибеп, ут төрткән.

Исерекләр фельдшерга һөҗүм итә, вәхшиләрчә кыйный, аннары мәетне чүп өеме янына чыгара. Табиб әйләнеп катмагач, аны хезмәттәшләре эзли башлый. Ольга шалтыратуга җавап бирмәгәч, аны авыл халкы югалта. Ул бит шалтыратуга гел җавап биреп торган.

Җинаятьчеләрне тиз тоталар. Авыл халкы аларны, гел бергә эчәләр, наркотик кулланалар, эшләмиләр, дип сөйли.

«Монда Фәрит яши. Якында гына – аңа булышучылар. Кемдер ашарга, кемдер башка әйбер бирә. Икенчесе башка йортта яши, аңа да ярдәм итәләр иде», – ди авыл җирлеге башлыгы.

Авыл район үзәгеннән ерак урнашкан. Халык сүзләренчә, «ашыгыч ярдәм» аларга килеп тә җитә алмый. Һәрчак ярдәмгә яраткан фельдшер Ольга килгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100