news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ботаника бакчасыннан дөньядагы иң сасы чәчәкне урлаганнар

news_top

Германиядә «Ромбергпарк» ботаника бакчасыннан дөньядагы иң сасы чәчәкне урлаганнар. Титаник аморфофаллус бүлбесе чәчәк ату вакытында үләксә «хуш исе» чыгара. Бу хакта Der Spiegel журналы хәбәр итте, дип яза РЕН ТВ.

Бүлбенең авырлыгы якынча 20-30 килограмм тәшкил иткән, хезмәткәрләр үсемлекне Давид дип атаган. Билгесез кешеләр чүлмәктән чәчәк тамырын казып алган. Ботаника бакчасы шикаять биргән.

«Давидны урлаулары безнең өчен авыр югалту булды. Дортмундта яшәүчеләрнең күбесе икенче чәчәк атуны көтә иде. Без, караклар үкенер һәм Давидны кире кайтарыр, дип өметләнәбез», – дигән ботаника бакчасында эшләүче.

Үсемлек чәчәк аткан вакытта, 2018 һәм 2021 елларда, «Ромбергпарк»ка меңләгән турист килгән. Ботаника бакчасы хезмәткәрләре, караклар үсемлекне кире кайтарыр, дип өметләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар