Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бот сөяге сыну куркынычы янаган җырчы Марина Хлебниковага инвалидлык биргәннәр

news_top_970_100
Бот сөяге сыну куркынычы янаган җырчы Марина Хлебниковага инвалидлык биргәннәр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Рус эстрадасы җырчысы Марина Хлебникова 3нче төркем инвалидлар исәбенә алынган. Артистның ревматоидлы артрит чире бар икән. Ул 2024 ел башыннан инвалидларга каралган ташламалар ала башлаячак, дип яза «Shot» телеграм-каналы.

Хәзерге вакытта Хлебниковага авыруның 2нче стадиясе диагнозы куелган, аның кулында беләзек сөяге һәм терсәк сөякләрендә эрозияләр барлыкка килгән. Моннан тыш, аңа «катнаш остеопороз» диагнозы куелган.

Хәзер җырчыга физиотерапия, диета һәм дәвалау үтәргә, шулай ук дәвалау максатында кулланыла торган физик күнегүләр белән шөгыльләнергә кирәк. Хлебниковага бот сөяге сыну куркынычы да яный. Мондый хәл булу ихтималы 66% тәшкил итә, дип яза «Газета.ру».

26 ноябрьдә артистка аягына зыян килү аркасында табибларга мөрәҗәгать иткән, ул вакытта аның йөрәк белән бәйле җитди чирләре булуы, аритмия һәм ишемия авыруы ачыкланган.

Соңрак артистның директоры Марина Хлебникованың сәламәтлеге начарлануы турындагы хәбәрләрне кире каккан.

«Без судка бирмәячәкбез, хәлне көлеп кенә кабул иттек. Соңрак бу тема буенча видеомөрәҗәгать чыгарырбыз, дип уйлыйм», – дигән булган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100