Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Боссыгыз гадел түгел». Фирдүс Тямаев карта уйнаганда хәрәмләшә

Җырчы гастрольләрдә чакта төркемдәге кызлары белән карта уйнаганын социаль челтәргә элгән.

news_top_970_100
«Боссыгыз гадел түгел». Фирдүс Тямаев карта уйнаганда хәрәмләшә
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаев гастрольләргә барганда төркемдәге кызлары белән карта уйнаган. «Батырсагыз, зарплата эләкми!» — дип кисәтеп куя ул башта ук. Кызлары исә җиңелсәк, аяк киемнәрен калдырасы, яки кофтаны саласы була дип бер-берсен куркыталар.

Абый алдый, башта ук әйтәм, — дип кисәтә кызларның берсе.

Чөнки ул мишәр, — ди кызларның икенчесе.

Бераз уйнаганнан соң Фирдүс: «Без нәрсәгә уйныйбыз», — ди башлый. Фирдүс хәрәмләшә һәм кызларның карталарын ачыклый.

Бутап бетердең, абый! — дип тавышлана кызлар. Фирдүс ике кызны да җиңә.

«Алдамаса, дурак уены булмый да, дөрес эшли», — дип яклаганнар Фирдүсне.

«Мин үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, эштә гел карта уйный идек. Берәү әйтте — картаны кулыңа да алма, ярамый дип. Яшьрәк вакытта тыңламадык, уйнвы кызык бит. Әмма күп тә үтмәде, миңа операция булды, эштән китәргә туры килде. Шулай итеп, бу яхшы нәрсә түгел икәнен мин соңыннан гына аңладым, тем более Аллаһ сакласын!»

«Боссыгыз гадел түгел».

«Мөселман кешесенә карта уены хәрәм».

«Тямай да алдамагач, аннары нәрсә була. Тормышта гел шундыйлар, алдыйлар без ишеләрне».

«Бу кызларның башлары эшләми бугай?» — дип яза укучылар.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100