Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борынында табиб онытып калдырган предмет аркасында, бер кызның бөтен тешләре череп беткән

Борынында табиб онытып калдырган предмет аркасында, бер кызның бөтен тешләре череп беткән

news_top_970_100
Борынында табиб онытып калдырган предмет аркасында, бер кызның бөтен тешләре череп беткән
Екатеринбургта яшәүче Татьяна исемле хатын 10 ел буена башы авыртудан интеккән, төрле табибларга йөргән, анализлар тапшырган. Тик аның башы нидән авыртуын ачыклый алмаганнар, төгәл диагноз да булмаган.

Быел Татьяна стоматологка мөрәҗәгать итә. Табибка нидер ошамый һәм ул кызны рентген ясарга җибәрә. Шул чакта аның борын куышлыгында чит предмет булуы ачыклана. Бу турыда НТВ каналы сөйләде.

Рентген ясаганнан соң, Татьянаның битенең яртысында диярлек эчке якка үлек җыелганын күренә. Борын куышлыгында чит предмет булуы ачыклана. Хирурглар операция ясап, берничә ел элек онытылып калган катетерны ала. Татьянага өске казналыктагы тешләрен дә алдырып бетерергә киңәш итәләр. Чөнки аларның тамырлары череп беткән.

Шуннан соң Татьяна ун ел элек гайморит дәвалау өчен табибка баруын искә төшерә. Ул чакта табиб кызны дәвалый, манипуляцияләр ясый. Татьяна фикеренчә, нәкъ менә шул чакта табиб аның борын куышлыгында әйберләрен онытып калдыра. Еллар дәвамында бу чит предмет тирәли киста үсә. Кыз сулыш ала алмый башлый. Аның бит нервы ялкынсына. 
 


Ун ел элек табибның игътибарсызлыгы аркасында җәфа чиккәнен аңлаган Татьяна клиникага мөрәҗәгать итә. Тик аны биредә тыңлап та тормаганнар. Алар фикеренчә, табиб мондый хата ясый алмый. Ләкин соңрак ачыкланганча, доктор мондый әйберне гомумән кулланырга тиеш булмаган. Ул Татьянага балаларга куя торган катетер гына куйган булган. Бик кечкенә катетер булу сәбәпле, аның күренми калуы да гаҗәеп түгел, диелә хәбәрдә.

"Табиб бу катетерны тартып чыгаргач, ул берничек тә миңа куелырга тиеш булмавын әйтте. Ул бик кечкенә, бу - балалар катетеры", - дип сөйли Татьяна.

Әлегә Татьяна клиникадан акча таләп итәргә җыену-җыенмавы турында әйтә алмый, ул дәвалана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100