news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Борынын турайту өчен операция ясаткан ир-ат үлгән

Ул наркоздан айныган вакытта бөтен көпшәләрне йолкып аткан.

news_top
Борынын турайту өчен операция ясаткан ир-ат үлгән
https://pixabay.com/

Мәскәүдәге хастаханәләрнең берсендә яшь ир-ат үлгән. Ул борынына операция ясатырга яткан булган. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

38 яшьлек ир-ат борынындагы сөякне турайтырга җыена. Ул табибларга мөрәҗәгать итә. Башта барысы да яхшы бара. Ләкин пациент наркоздан чыкканда дулый башлый. Ул капельницаны тартып ала, сулыш ала торган көпшәне йолкып ташлый. Шуннан соң бу кеше кисәк кенә егыла һәм йөрәге туктап җан бирә.

Табиблар реанимация ясап караса да, ир-атны коткара алмыйлар.

Ир-ат баш миендә кан әйләнеше бозылу сәбәпле үлгән булуы ихтимал. Хәзер тикшерү эшләре бара. Авыру үлемендә табибларның гаебе булу-булмавы ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар