news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Борынын кран суы белән юган хатын баш мие инфекциясеннән үлгән

news_top

Америкада яшәүче ханым краннан килгән су белән борынын юганнан соң вафат булган. Суда «Naegleria fowleri» амебасы табылган. Мондый очраклар торган саен арта барачак, сәбәбе – климатның җылынуы, ди Россия Фәннәр академиясе академигы, эпидемиолог һәм Россиянең элеккеге баш санитар табибы Геннадий Онищенко. Бу хакта «Аргументы и факты» басмасы хәбәр итә.

Элегрәк «The New York Post» газетасы Техас штатында яшәүче ханымның борынын кран суы белән юдырганнан соң баш мие инфекциясеннән үлүен хәбәр итте.

«Әйе, мондый хәл булырга мөмкин. Җылыну аркасында мондый очраклар ешрак булачак», – ди Онищенко.

Эпидемиолог сүзләренчә, «баш миен ашаучы амеба»ны 28-30 градуска кадәр җылынган бассейнда яки ачык сулыкта йоктырырга мөмкин.

«Амеба борын юлларына эләккәч, ис сизү нервысы аша баш миенә эләгә. Кеше берничә көн эчендә «яшелчә»гә әверелергә һәм үләргә мөмкин. Бу амеба баш миен җимерә», – ди Онищенко.

Шулай ук ул «Naegleria fowleri» амебасы баш миенә эләккәннән соң кешене дәвалау шактый авыр булуын әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар