Чаллыдагы промзона артында ир-ат мәете табылган. Ул инде таркала башлаган. Бу турыда chelny-biz.ru хәбәр итте.
Ир-атның аяк-кулларын кемдер кимергән.
Коточкыч табылдыкка «Колосок 2» ширкәтендәге бакчачы юлыккан. Ул биредә ял итеп йөргән чакта, суда мәет күреп алган.
Урынга полиция килгән.Мәетне судан чыгарганнар. Ул җылы куртка һәм свитердан булган. Карап торышка бу кеше суда бик озак яткан булуы ихтимал, йөзен дә танып булмый, борыны һәм күзләре юк, диелә хәбәрдә.