Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Борыннарны чистарта, ютәлне бетерә» – Зөлфәт Зиннуровтан файдалы киңәш

news_top_970_100
«Борыннарны чистарта, ютәлне бетерә» – Зөлфәт Зиннуровтан файдалы киңәш
"Татар-информ" архивы

Алып баручы, журналист, җырчы Зөлфәт Зиннуров, үз тәҗрибәсеннән чыгып, файдалы да, гади дә киңәш белән уртаклашкан. Мунча кергәндә сарымсак төнәтмәсен мичкә сибәргә кушкан ул.

«Сарымсак төнәтмәсен мичкә сибеп, мунча кердек. Алты-җиде тырнак сарымсакны дүрткә бүләсең дә, кайнаган су салып, каплап, унбиш минут төнәтәсең. Файдасын бик нык күрәм: борыннарны чистарта, ютәлне бетерә, сулыш юлларын ача. Авырмыйк!» – дип язган Зөлфәт ике кызы белән мунчадан соң төшкән фотосурәте астына.

Шоуменның виртуаль дуслары: «Сарымсак исе мунчадан озак бетмидер ул», «Хәзерге заманда сарымсак исенең бетмәве хәерлерәктер дә әле. Адым саен авыру, вирус», «Шифасы тисен», «Зөлфәт, энем, чын тормышчан әти булып, ике кызыңны тәрбиялисең. Сокланам сезгә», – ише комментарийлар калдырганнар.

Фото Зөлфәт Зиннуровның социаль челтәрдәге шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100