news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Борыннан кан агуны ничек итеп туктату катгый тыела?

news_top
Борыннан кан агуны ничек итеп туктату катгый тыела?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Табиб-фельдшер Никки Юркуц борыннан кан агуны туктатканда киң таралган хата турында искәрткән. Бу турыда РИА Новости яза.

Белгеч сүзләренчә, борыннан кан акса, кешеләр еш кына башын артка ташлый. Ысул нәтиҗәле булып күренсә дә, бу алай түгел.

«Без башны артка ташлагач, кан бугазның арткы өлеше буйлап ашказанына яки үпкәләргә китүе ихтимал. Косу барлыкка килергә мөмкин. Кан сулыш юлларын капласа, буылу куркынычы да бар», – ди Юркуц.

Эксперт борыннан кан агуны туктату өчен киңәш биргән. Туры утырыгыз, башны бераз алга авыштырыгыз, кимендә 10 минут дәвамында зур һәм имән бармак белән борын яфракларының йомшак өлешенә баскалагыз, ди ул.

Кан агу туктагач ук, борынны җылы су белән чайкагыз, моны да башны алга таба иеп эшләгез. Берникадәр вакыт физик авырлык китермәгез, сеңгерергә кирәк булса, сак кына эшләгез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар