Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борынгы һөнәрдән ноу-хауга: Актанышта тимерчелек цехы ачтылар

Авыл читендәге алачыклар юкка чыкканга да күпме гомер узды, соңрак инде тимер чүкегән тавышлар машина-техника паркында гына ишетелә иде. Ә хәзер Актанышта тимерне рәхәтләндереп бөгеп, бизәкләп-матурлап эшли торган заводка тиң оешмалар барлыкка килде.

news_top_970_100
Борынгы һөнәрдән ноу-хауга: Актанышта тимерчелек цехы ачтылар
Автор

«Газстройсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тимер эшкәртү цехын күздә тотып әйтүем. Гөрләп торган РТСның таралуы, биналарының бушап, тик торуы күпләрнең, аеруча биредә хезмәт куйган өлкәннәрнең күңелен нык әрнетте. Төзелеш һәм эшмәкәрлекне бергә бәйләп, ныклы адымнар белән алга баручы Равил Ярмиевне дә борчый бу мәсьәлә. Өч ел элек РТСтагы ташландык бинаны ихатасы белән сатып алып, капиталь төзекләндерү эшен башлап җибәрә ул. Бинаны яхшылап тышлыйлар, тәрәзәләре алыштырыла. Эшчеләр өчен киенү, юыну, ял итү бүлмәләре ясала, җиһазландырыла. Интернет челтәре, су, газ, электр, канализация үткәрелә. Районда яңалык буларак, бина Словениядән кайтарылган сигез инфракызыл газ казаны аша җылытыла. Бүген 2200 квадрат метр мәйданны биләүче корылма тулы бер металл эшкәртү цехына әверелгән.

Иң осталарны җыйдык

Оешма алдына туктауга ук кая килгәнеңне аңлыйсың. Капканың бер ягында тимердән очкыннар чәчрәткән чүкеч, икенче ягында завод эшчәнлеге тасвирланган. Ихатада ныклы хуҗа кулы: пөхтәлек, чисталык, замана таләп иткән камера күзәтүләре. Цех эченә аяк атлауга тимерчелек дөньясы каршы ала. Элек-электән һөнәрчелеккә мөкиббән бабайларыбыз мондый мөмкинлекләрне күреп шаклар катар иде.

— Актанышның иң оста тимерчеләрен җыйдык, — ди җитәкчелек.

Шулайдыр шул! Андрей абый Кустовка безнең районда йомышы төшмәгән кеше юктыр, берәүне дә кире бормас, эшләгән эшенә күккә җитәрлек бәһа дә куймас. Аның каршындагы эш коралларының күплегенә хәйран калырлык - кайсының нигә кирәклеген оста үзе генә белә:

— Тимер эшен алып барырга җиһазлар шәп монда, - дип елмая станокта детальләр кыручы Андрей абый.

Цехка җиһазларны каян гына алып кайтмаганнар: Кытайдан да, Оренбург, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Рязань, әле алып кайтасылары күпме… Барысын да инженер-белгечләр башта интернеттан өйрәнәләр, кызыксындырганнарын җиһаз эшләү заводларына барып күрәләр, ошаганнарын алып кайтып урнаштырганнар, җаена төшенеп, куллана да башлаганнар.

Тимер ишекне нибары унбиш минут эчендә буяп-киптереп күрсәтүләре - «шаккаттыризм» булмады, яңача полимер металл буяу технологиясе әнә шулай санаулы вакыт эчендә эшне җиңеләйтә. Рифкать абый Мураев минем күз алдында порошок рәвешендәге буяуны сиптерде, ишек махсус камерага кертелеп, 200 градуслы кайнар мичтә киптерелде. Шушы рәвешле киптерү озак вакыт сыйфатын җуймый торган, күләгәсез буялган товар җитештерергә мөмкинлек бирә.

Санлы-программалы идарә станокларында бүген унбиш эшче детальләр ясый. Токарь-эретеп ябыштыручылар һәрберсен ювелирларча осталык белән җитештерә. Сыйфатка нык игътибар бирелә.

«Безнең ишегалды»на — Актаныш эскәмияләре

Коллектив тиздән Татарстанны колачлап алган «Безнең ишегалды» программасына кушылырга җыена. Ишегаллары өчен карагай агачы һәм тимердән җиһазлар ясарга җыеналар. Эскәмияләр, җәйге ял өчен урындык-диваннар, балалар мәйданчыклары — барысы да экологик чиста материаллардан, заказ бирүче таләпләренә туры китереләчәк.

Тагын бер ноу-хау - күчмә сәүдә павильоннары ясау уңышлы башлангыч алган. «Кайнар икмәк» кибетләр челтәре, чәчәк сату нокталары әлеге павильоннарда халыкка уңайлы хезмәт күрсәтә. Яңалыкны күрше Башкортстан эшмәкәрләре дә үз иткән, аларның заказлары инде әзер.

Оешма төзелеш объектларында бары үзенең металл эшләнмәләр цехында җитештерелгән капка, койма, ишекләрне генә файдалана, шулай ук юридик һәм шәхси затларның заказларын канәгатьләндерә. Базар янында төзелә торган зур сәүдә үзәге дә шушы цехта җыелган тимер каркаслар ярдәмендә сафка бастырыла.

Эшкә киләсең икән - күзеңдә очкын булсын

Металл эшкәртү цехы бүген эзләнүдә, үз йөзен табарга омтылган көннәре аның. Актанышта сәүдә генә түгел, эре сәнәгать тармагын үстерү нияте белән тотыналар бу эшкә хуҗалар. Күрше Мөслим районындагы авыл хуҗалыгы техникаларына тагылма кораллар җитештерүче

«Агромастер» җәмгыятенә баргач, исләре китә. Хуҗалыклары (колхозлары) таралып-таркалып беткән Мөслимдә комплектацияләрнең роботлаштырылган техника белән ясалуы чыннан дә гаҗәпкә калырлык. «Нишләп әле үзебезең Актанышта шундый объект булдырмаска?!» - дигән уйлар цехның барлыкка килүенә этәргеч була да инде.

Тагын шунысы күзгә ташлана, биредә эшләүчеләрнең барысыннан да күңел күтәренкелеге сизелеп тора, күзләрендә очкын уйный. Сайлаган һөнәрләрен

яратып, ихластан башкаралар. Сәхнәдә җырлап йөргән бер танышымны да очраттым әле.

— Сәхнә яшьлекне ярата. Шуңа күрә китүемә бер дә үкенмим.

Күпме гомер узды, балачактан ук тимерне эретеп ябыштырырга ярата идем, ниһаять, гомер буе хыялланган эшемне эшлим, көн саен эшкә сөенеп киләм, - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100