Борынгы болгарлар турында кинода уйнаган Фәрхәт Абдраимов вафат
Фәрхәт Абдраимов «Тот, кто нежнее», «Фара», «Застава», «Сага древних булгар. Сага о любви дочери Чингисхана» киноларында уйнаган.
Грузиядә «Больше, чем любовь» фильмын төшергән вакытта Казахстан актеры Фәрхәт Абраимов вафат булган. Аңа 55 яшь иде. Бу турыда «Казахфильм» киностудиясе 21 майда хәбәр итте.
РИА Новости туганнарына сылтама белән хәбәр иткәнчә, актер инфаркттан үлгән.
Фәрхәт Абдраимов «Тот, кто нежнее», «Фара», «Застава», «Сага древних булгар. Сага о любви дочери Чингисхана» һәм башка кинолардагы рольләре аша таныш, дип яза РЕН ТВ.