Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борынга суган яки сарымсак согы салырга ярыймы?

news_top_970_100
Борынга суган яки сарымсак согы салырга ярыймы?
"Татар-информ" архивы, Владимир Васильев

Борынга суган яки сарымсак согы салу – куркыныч, хәтта ул су белән катнаштырылган булса да. Бу турыда Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаментының штаттан тыш баш белгече Андрей Тяжельниковка сылтама белән РИА Новости яза.

«Суган белән сарымсак кеше организмы өчен файдалы матдәләргә бай. Аларда микробларга каршы тора торган фитонцидлар бар. Ләкин алар ашау өчен генә файдалы. Борынга салсаң, лайлалы тышчаның каты зарарлануы булырга мөмкин», – ди табиб.

Борын белән тамакны тозлы су белән чайкату хәерле, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100