Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борындагы кызыл тап яман шеш булып чыккан

Борындагы кызыл тап яман шеш булып чыккан

news_top_970_100
Борындагы кызыл тап яман шеш булып чыккан
АКШның Флорида штатында яшәүче Синди Биддл озак еллар буе битендә яман шеш булуын белми яшәгән. Дәваланыр өчен аңа ярты йөзен кистерергә туры килгән, дип яза Лента ру сайты.

Биддл сөйләгәнчә, йөзендәге кызыл кечкенә тапны ул 12 яшендә күреп ала. Кыз махсус кремнар да сөртеп карый, антибиотиклы мазь да куллана, әмма тап бетми. Бераздан кыз ул тапка игътибар да итми башлый. 

Биддл укытучы булып эшли. 42 яшендә ул, башы авыртып, табибларга мөрәҗәгать итә. Табиб хатын борынындагы тапка игътибар итә һәм онкологка юллама бирә. Анализлар хатын-кызда базалиома авыруы барын ачыклый, ул тире рагының бер төре. Борын эчендәге шеш шул тиклем зур булып чыга, хатынның ярты борынын кисеп алырга туры килә. Табиблар соңыннан маңгайдан тире кисәге алып, борын формасын кайтара, әмма бу операцияләрдән соң пациентканың йөзендә зур эзләр кала.

Табиблар авыруның сәбәбе дип балачакта кояшта күп йөрүен һәм ультрафиолет нурланыштан саклану чаралары күрмәвен атыйлар. "Мин пляжда барда эшләдем һәм һәрвакыт кояш астында идем. Үскәндә миңа берәү дә саклану чаралары турында сөйләмәде. Табиблар шешнең озак еллар дәвамында үскәнен әйттеләр", - дип сөйләгән Синди.

Хатын-кыз йөзендәге эзләрне каплап йөрмәскә дигән карарга килә, әмма тирә-яктагылар ни дияр дип борчыла. Ул, тирә-яктагыларга йөзен күрсәтеп, тире рагы турында кисәтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Биддл сүзләренчә, аның күп кенә дуслары, бу тарихны ишеткәч, пляжда кояш астында кызынудан баш тартканнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100