Борын тыгылгач, аннан тизрәк котылырга теләп, без еш кына рекламадагы беренче эләккән спрейларга тотынабыз. Ләкин бу гадәти гамәлләр проблеманы тагын да катлауландырырга мөмкин. Бу турыда «Радио 1» яза.
Лор-табиб Людмила Елизарова «Радио 1» белән әңгәмәдә борынга сала торган тамчыларның һәм борын эчен юдырту чараларының куркыныч булуы турында әйтте. Ул кешеләрнең күбесе ясый торган 2 төп хатаны атады.
Беренчесе – борынга сала торган тамчыларны чамадан тыш күп куллану. Аларны салгач, шунда ук җиңел булып киткән кебек тоела, ләкин бу – алдану гына. Бу препаратлар дәваламый, вакытлыча шешне генә бетерә. Алар шулай ук ияләштерә һәм борынның эчке лайлалы тышчасын боза.
Икенчесе – борынны дөрес юдыртмау. Сулыш алу органына берәр нәрсә салу бик куркыныч. Борын куышлыгын чайкый торган чаралар – начар әйберләр. Борын – ул бик нечкә сулыш алу органы. Аның эченә контрольсез сыеклык кертү табигый эшчәнлеген бозарга һәм инфекциянең тагын да тирәнрәк, куышлыкларга (пазухи) таралуына китерергә мөмкин, дип аңлатты белгеч.
Елизарова ассызыклап әйткәнчә, дәвалауның беренче адымы – табибка бару булырга тиеш.
«Анализлар, кан тапшырырга, тикшеренү үтәргә кирәк. Томауның сәбәбен (вирус, бактерия яки аллергия икәнен) фәкать табиб кына ачыклый ала. Дөрес дәвалауны да ул гына билгели. Бу – төрле дарулар яки ингаляцияләр булырга мөмкин, ләкин һичшиксез, зыянлы спрейлар һәм борын юдыртулар булмаячак», – дип йомгаклады ул.